Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мин – укытучылар династиясеннән

Сыйныфташларым арасында туганнары укытучы булып эшләгәннәр байтак.

Узган елда без сыйныфташлар белән “Бүгенге көндә укытучы һөнәре абруйлымы?” дигән темага тикшерү эше үткәреп, замана укучыларының укытучы хезмәтенә мөнәсәбәтен ачыкларга карар иттек. Чөнки укытучы – борынгы һөнәрләрнең берсе. Ул беркайчан да җиңел һәм тыныч булмаган. Элек-электән Русиядә укый һәм яза белгән кеше хөрмәтле саналган. XX гасыр урталарында лаеклы укытучылар аркасында безнең илдә дөньяда иң укый торган халык, ә совет мәктәпләре иң яхшысы булган. Ләкин хәзер барсы да үзгәрде. Тикшеренү эше барышында без шуны аңладык: бүген укытучы һөнәре абруйлы түгел. Димәк, сәләтле һәм алдынгы укучыларыбыз педагогия уку йортларына укырга бармаячак, дигән сүз. Бу бик аяныч, әлбәттә.
Ә мин укытучы – җир йөзендә иң кирәкле һәм изге һөнәр, дип саныйм. Мин үзем дә – укытучылар динас­тиясеннән. Аларның тәүгесе – карт нәнәем - Исхакова Гүзәл Абдрахим кызы 1926 елның 16 июлендә Кырмыскалы районының Карлыман авылында туган. Аларның гаиләсендә җиде бала: өч кыз һәм дүрт малай үскән. Сугыш елларында Исхаковлар гаилә­сенә, бөтен ил халкына кебек, бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килгән. Ләкин безнең тату гаиләбез барлык сынауларны да лаеклы үтеп чыккан. Карт нәнәем укытучы булырга хыялланган. Шуңа да читтән торып, Уфа педагогия училищесына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Сахай мәктәбендә пионер­во­жатый булып эшли башлаган. Соңын­нан башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән һәм хаклы ялга чыкканчы Карлыман сигезьеллык мәк­­тә­бендә эшләгән. Аны укытучылык эш стажы 32 ел булып киткән. Күпь­еллык һәм намуслы хезмәте өчен карт нәнәем бик күп Мактау грамоталары, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел” медальләре, “1975 елда Социалистик Хезмәт яры­шын­да җиңүче” билгесе белән бүләк­ләнгән.
Гүзәл нәнәем үзен һәрвакыт бәхетле кеше дип исәпләде, чөнки ул барлык гомерен яраткан эшенә багышлады. Аның зур һәм тату гаиләсе: тугры тормыш иптәше, дүрт кызы һәм бер улы – минем картәтием Исхаков Ринат Мортаза улы бар. Кызганычка каршы, 2009 елның кышында карт нәнәем фани дөньядан китеп барды. Ул безнең һәм укыткан укучыларының хәтерендә изге кеше буларак саклана.
Гүзәл Абдрахим кызының улы - минем картәтием Исхаков Ринат Мортаза улы укытучылар династиясен дәвам итә. Ул 1954 елның 7 июлендә туган. Ул да әнисенең үрнәгенә ияреп, кирәкле һәм мөһим һөнәр булуын аңлаган һәм балачактан укытучы булырга теләгән.
Илебез алдындагы изге бурычын үтәп, армия сафында хезмәт итеп кайтканнан соң, картәтием хезмәт эшчән­леген колхозда комсомол оешмасы сек­ретаре булып башлый. Читтән торып Башкорт дәүләт университетына укырга керә, үзе партия оешмасы секретаре, рәи­снең социаль мәсьәләләр буенча урын­басары вазыйфаларын башкара. Университетны уңышлы тәмамлагач, Карлыман урта мәктәбендә хезмәт дә­ре­се, физик культура һәм тормыш хәвеф­сезлеге нигезләре укытучысы булып эш­ли. Тәрбияви эш буенча директор урын­басары, соңыннан мәктәп директоры була. 15 ел дәвамында район мәк­тәпләренең 10нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән Хәрби-кыр җы­еннары начальнигы вазыйфасын башкара. Аны укытучылык эш стажы - 25 ел.
Үзенең укучыларына картәтием бик күп көч салган. Ел саен җәйге каникул ва­кытында ул “Шоңкар” хәрби-спорт лагеренда илебезнең булачак сакчыларын әзерләгән, укучылар белән экскур­си­­яләргә, төрле дәрәҗәдәге кон­­­­курс­­­лар­га һәм ярышларга йө­ре­гән­нәр. Берничә тапкыр сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар оештырган, “Зарница”, “Әйдәгез әле, егетләр!” конкурслары үткәргән. Картәтиемнең элекке укучылары әле булса ул күңелле һәм мавыктыргыч чараларны сагынып искә алалар. Чөнки Ринат Мортаза улы үзенең тәрбияләнүчеләрен һәрвакыт җиңүгә өндәгән, уңышларына ихлас шат­ланган, уңышсыз чыгышларында төшенкелеккә бирелмәскә дәртләндереп җибәргән. Күпьеллык һәм намуслы хез­мәте өчен картәтием бик Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Минем картәтием тормыш сөючән һәм көр күңелле кеше. Сеңлем дә һәм мин дә картәтиебезне бик яратабыз һәм буш вакытыбызны аның белән үткәрергә тырышабыз: бергәләшеп уйныйбыз, рәсем төшерәбез.
Минем нәнәем, Ринат Мортаза улы­ның тормыш иптәше Исхакова Мәүлиха Галәетдин кызы да гомер буе укытучы булып эшләде. Ул 1954 елның 6 декаб­рендә Кабак авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Тәүдә Сарт-Науруз сигезьеллык мәк­тәбендә, картәтиемә кияүгә чыккач, 40 ел Карлыман урта мәктәбендә эшләгән.
Аның намуслы хезмәте дә лаеклы бә­һаланган – районның мәгариф бүлеге, БР Мәгариф министрлыгының Мактау гра­моталары белән билгеләнгән, “БР­ның Мәгариф отличнигы” исеме би­рел­гән.
Нәнәем барлык гомерен балаларга бе­лем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Әле­дән-әле балалар белән төрле чаралар оештырган. Аның укучылары район олимпиадаларында һәм конкурсларда катнашканнар һәм Грамоталарга лаек булганнар. Нәнәем үзе дә район конкурсларында катнашып, бик күп наградалар яулаган. Аның намуслы хезмәте турында гәзитләрдә берничә мәкалә язылган.
Мәүлиха Галәетдин кызы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының методика берләшмәсе җитәкчесе дә булган. Һәр ел саен башлангыч сыйныфлар атнасы, ачык дәресләр үткәргән, тәҗ­рибәсе белән ихлас уртаклашкан. Ул һәрвакыт үз өстендә эшләгән, квалификациясен арттырган.
Нәнәем үзенең укучыларында укуга, үз халкының йолаларына, гореф-га­дәт­ләренә карата сөю тәрбияләгән. Инде күп­тән хаклы ялда булса да, укучылары аны онытмый, әледән-әле килеп хәлен бе­лешеп, бәйрәмнәр белән котлап ки­тәләр.
Нәнәем һәм картәтием ике бала үстергәннәр. Кызлары Айгөл гаиләсе бе­лән Уфада яши, Алмаз исемле ул үсте­рә­ләр. Уллары Руслан – минем әтием. Безнең гаилә - әти, әни, мин һәм сеңлем Карлыман авылында яшибез. Нәнәем безгә беркайчан да боегырга ирек бирми - миңа укуымда ярдәм итә, бергәләшеп кызыклы китаплар укыйбыз, серлә­шәбез. Без аны нык итеп яратабыз.
Укытучы – Җир йөзендә иң изге һәм кирәкле һөнәр булуына ышанам. Бу җи­ңел булмаган һөнәрне сайлаучылар алдында баш иясем килә. Чөнки укы­ту­чылар булмаса, табиблар да, икътисадчылар да, төзүчеләр дә булмас иде. Хәтта мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына баскач та, һәр кеше үзенең укытучыларын йөрәк түрендә саклый.
Безнең гаиләдә һәрберебез белем алу­ның никадәр кирәк булуын яхшы аң­лый. Мин дә мәктәпне тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга һәм укытучылар династиясен дәвам итәргә хыялланам.
Рената Исхакова, Кырмыскалы гимназиясенең 3нче “а” сыйныф укучысы.
Читайте нас: