Безнең героебыз да ел мизгелләренең барлык ләззәтләрен татып һәм сынауларын үтеп 80нче көзенә дә килеп җитте. Ул Наҗия ханым Мостаеваны берчә шатланырга, берчә боегырга мәҗбүр итә. Юк, моңа куанырга аның хакы бар. Чөнки дистәләгән еллар буена тупланган зирәклеге, тәҗрибәсе һәм изге эшләре аркасында ул ихтирам яулады. Бозаяз авыл мәдәният йортында ветераннар оешмасының башлангычы һәм авыл биләмәсе хакимиятенең ярдәме белән оештырылган “Алтын көз мизгелләре” исемле кичәдә сүз шул хакта барды. Хатирәләрне һәм чыгышларны тыңлап, Наҗия ханымның тормыш юллары буйлап сәяхәт кылгандай хис итеп утырасың.
Әлбәттә, тәү чиратта, син аның балачак иленә эләгәсең. Юбиляр әйтүенчә, аның балачагы, чынлап та, мәшәкатьсез һәм тыныч үтә, чөнки гаиләсе хәлле була. Әтисе тегермәндә эшләгәнлектән, өстәлләреннән күперелеп торган икмәк өзелми. Тамак тук булгач, маҗаралар эзләтә. Шул артык кызыксынуы дүрт яшьлек Наҗияне ахмак адымга этәрә дә инде. Өстәлдә яткан гармунны кулына алып, идәнгә уңайлап утыра да, бәләкәй генә бармаклары белән төймәләргә баскалый башлый - өй эче аңлашылмаган төрле көйләргә тула. Шул вакыт аның башында: “Тальян эченә нәрсә яшеренгән икән?” - дигән сорау туа. Күп тә уйлап тормый, кулына пычак алып, аңа төрткәли башлый. Ә аның эче буш. Кыскасы, әти-әнисе кайтканда ул туракланып беткән гармунны кочаклап тәмле йокыга талган була...
Кызганыч, балачак иле мәңгелек түгел. Наҗиянең дә балачагы артта калып, бөтенләй башкача тормыш башлана. Бер сынауны икенчесе алмаштыра. Әтисе бәләкәй генә өч баласы белән әнисен куып чыгарып, икенче хатынга өйләнә. Әнисе вак-төяк мөлкәтен җыеп, бердәнбер туендыручылары – сыерны җитәкләп Корманай авылыннан туган авылы – Бозаязга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Аңлашыла, аны өйдәгеләр колач җәеп каршы алмый, хәер, ризасызлыкларын да белдерергә тырышмыйлар. Аларны да аңларга була – 16 кеше яшәгән бәләкәй генә өйдә кысыкка туры килә. Тормыш авырлыкларына карамастан, әкренләп бар да көйләнә. Шул вакытта Наҗия булачак һөнәре турында уйлана башлый.
15 яшьлек кыз Уфа шәһәре ашханәләренең берсендә алты айлык курсларда укып чыга һәм шунда ук башы белән эшкә чума – “Уфа-Мәскәү” маршруты буенча йөрүче теплоходны хезмәтләндерүче ашнакчылар бригадасына эләгә. Биредә ул үзен төштә кебек хис итә: алда Идел елгасы җәйрәп ята, икенче якка игътибарны ташларга өлгермисең, күп катлы йортларны хәтерләткән көчле дулкыннар параходка бәрелә, яр буена урнашкан авыллар һәм шәһәрләр сине каршы ала, ә ай яктысында шлюзлар аша үткәндә аңлата алмаслык тойгылар кичерәсең. Әйе, боларның барсы да кызыклы һәм мавыктыргыч. Ләкин аның төп бурычы – клиентларны хезмәтләндерү, Наҗия моны бер минутка да исеннән чыгармый. Ул нәсыйхәтчеләре кушканны намус белән башкара һәм көннән-көн тәҗрибә туплый. Тиздән Наҗия спирт заводы каршындагы ашханәгә эшкә урнаша, ләкин гаилә хәле буенча Бозаяз авылына әйләнеп кайтырга туры килә. Дистәләгән ел балалар йортында ашнакчы булып хезмәт сала. Соңыннан үзен районның кино челтәре өлкәсендә кассир вазыйфасында сынап карый. Ул вакытта язмышы аңа нәрсә әзерләп куюын күз алдына да китерә алмый.
Колхоз рәисе Жданов сүзне ерактан башлый:
- Гали абый Мансуров киткәч, мәдәният йорты бушап калды. Бөек Ватан сугышы ветераны, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, вакытында Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән очрашкан, мәдәният өлкәсендә оста оештыручы булган гаҗәеп талантлы кеше бай мирас калдырды. Хәзер без аны сакларга һәм якларга тиеш. Наҗия, бу йөкне сез үз иңегезгә алсагыз, яхшы булыр иде.
Тынлык урнаша. Ләкин аны кызның дулкынланган тавышы боза:
- Рәшит Ислам улы, миннән нинди мәдәният йорты директоры чыксын? Минем белемем дә, тәҗрибәм дә юк, мәдәният өлкәсе миңа бөтенләй ят.
- Безгә артист түгел, оештыручы кирәк. Беләм, бу сәләт һәр кешегә бирелми. Менә сезгә мәдәният йортының ачкычы. Берничә ай эшләп карагыз әле, мәдәният учагын бикләп тотып булмый бит инде. Килештекме?
Бүлмәдәге сөйләшү шулай тәмамланды.
Бер ай үтәргә дә өлгермәде, колхоз рәисе яңа директор янына кереп, аның эше белән кызыксынды һәм:
- Бер атнадан соң колхозчыларның гомум җыелышы үткәрелә. Концерт әзерләргә кирәк булыр, - дип аңа йомыш кушып китә.
Чара бик уңышлы килеп чыга. Колхоз рәисе көчле алкышлар астында җыелучылар исеменнән үзешчән сәнгать артистларына һәм җитәкчесе Наҗия Галимҗан кызына рәхмәт белдерә. Шулай итеп вакытлыча дип урнашкан директор вазыйфасы хаклы ялга чыкканчы сузыла.
Наҗия Мостаева җитәкчелегендәге авыл мәдәният йорты коллективы Мансуров чорындагы изге йолаларга тугры кала һәм шулай ук халыкны мәдәни хезмәтләндерүдә яңалыклар да кертә. Бердәм коллектив механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, укучылар, эшчеләр, медицина һәм башка өлкә хезмәткәрләре арасында яңадан-яңа талантларны ачыклый. Художество җитәкчеләре Лилия Канбәкова һәм Әлфинә Мостаеваның роле дә биредә бәһалап беткесез.
- Зур тырышлык салып эшләве, шулай ук колхоз рәисе, партия комитеты секретаре, авыл Советы рәисе, Мәликә Жданова җитәкчелегендәге мәдәният бүлеге ягыннан методик ярдәм күрсәтелүе һәм, иң мөһиме, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның кызыксынуы бушка булмый. Смотрларда, конкурсларда призлы урыннар яулаулары, лауреат исемнәренә лаек булулары моны ачык дәлилли. Мәдәни тормыш кайнап торды, чөнки аларның барсын да гомум эш берләштерде, - дип хәтерли дистәләгән ел урындагы китапханәгә җитәкчелек иткән, авылдашларының хөрмәтен яулаган Фәния Ишмакова. - Чөнки безнең эшчәнлек мәдәният йорты һәм китапханә белән генә чикләнмәде. Агитбригада һәрвакыт эш өстендә булды. Атна яңалыклары турында зур булмаган мәгълүмат, хезмәт алдынгылары турында хикәяләр язу, “Молния”ләр, “Хәрби бит”ләр чыгару, берничә концерт номеры әзерләү дә безнең өстә. Бу программа белән без җәйге лагерьларда, ындыр табакларында, кызу урак барган басуларда авыл эшчәннәрен намуслы хезмәткә дәртләндереп тордык. Без еш кына район авылларына чыгып та чыгыш ясый идек, - дип хәтерли Сәлимә Сәйфуллина.
Әйткәндәй, ул байтак еллар мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшләде. Табигать аңа моңлы тавышны да кызганмаган. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда һәм смотрларда катнашып, берничә тапкыр лауреат исеменә лаек булды. Аның тавышы республика телевидениесе һәм радиосы аша да яңгыраганы булды. Авыл халкы аны “Бозаяз сандугачы” дип юкка гына йөретми. Әйткәндәй, бүген хаклы ялда булуына карамастан, Сәлимә бозаязлылырны үзенең моңлы җырлары белән шатландырып тора.
- Бер кызыклы хәл хәтердән һич кенә дә җуелмый, - дип искә ала Сәлимә Сәйфуллина. - Бер көнне Иске Бәбеч авылы халкы белән очрашуга барырга җыенабыз. Анда озак торырга туры килер, миңа егетем белән әнисе килергә тиеш, мин бара алмыйм, дип карыша Наҗия.
- Борчылма, Наҗия, бер-ике сәгатьтән соң кайтабыз, - дип аны үгетлим.
- Алайса, ризамын, киттек! - ди ул.
Безнең “гастрольләр” иртәнгә кадәр сузылыр, дип кем уйлаган, - дип сүзен дәвам итә Сәлимә. - Искебәбечлеләр үзешчән сәнгать осталары гына түгел, үтә кунакчыл да булып чыкты. Табын артында утырып, таң атканын да сизмәгәнбез. Әле булса Наҗияне уңайсыз хәлдә калдырганым өчен үкенеп бетә алмыйм.
Ә бу болай була. Наҗия Смоленсктагы туганнарына кунакка бара. Мәдәният йортында солдат гимнастеркасы кигән бер егет аны биюгә чакыра. Алар вальс көенә бөтерелә башлый. Шулай итеп, яшьләр танышып китәләр, ешрак очраша башлыйлар. Егет үзенең тумышы белән Янаулдан булуын, биредә тәүге ел гына хезмәт итүен әйтә.
Соңгы очрашуда яшьләр адреслары белән алмаша. Рәмилнең хәрби укулары башлана, ә Наҗия өенә кайтып китә. Ике ел буена алар бер-берсенә сөю хисләрен белдереп җылы хатлар язалар. Егет хезмәтен тутырып кайткач, язмышларын бергә бәйләргә карар итәләр. Рәмил әнисен кыз белән таныштырырга алып килергә була. Алар сүзендә тора, ләкин Наҗия аларны каршы алырга бара алмый. Иске Бәбечтән кайтып керүенә бүләкләр күтәргән кунаклар өй янында басып тора. Наҗиянең гафу үтенүен, аңлатуын алар ишетергә дә теләми. Егетнең әнисенең: “Безгә мондый килен кирәкми!” – дип кычкырган тавышы озак кына колагында яңгырап тора...
Ләкин язмышы үзенчә хәл итә. Берничә ел үткәч, үзенең хата эшләвен аңлап, Рәмил янә Бозаязга килә (аның хатыны бала тапканда үлә). Ләкин соң була. Наҗия авылдашы Рафаэль белән туй үткәрәләр. Кызганычка каршы, язмыш Наҗиягә янә сынау әзерли – ире фаҗигале шартларда һәлак була. Аңа улы Фәрит һәм кызы Светлананы ялгызына үстереп, аякка бастырырга туры килә.
Өстәвенә, энесенең хатыны биш айлык Илвирны калдырып, үлеп китә. Аны да Наҗия үзенә тәрбиягә ала. Тормыш сынаулары Наҗия Галимҗан кызының йөрәген телгеләсә дә, ул түземлеген һәм тормыш сөючәнлеген югалтмый.
- Хатын-кызның тәкъдире шулайдыр, йөрәге типкәндә, ул һәрвакыт балаларының һәм оныкларының хәстәрлекләре һәм мәшәкатьләре белән яши, алар өчен шатлана, борчыла торгандыр, - ди авыл мәдәният йортына җитәкчелек иткән кызы Светлана. - Тормышта нәрсәгәдер ирешкәнбез икән, без моның өчен әниебезгә бурычлы. Ул безнең өчен тормыш юлын яктыртучы якты маяк булып тора.
Кичәдә чыгыш ясаучы һәр кеше юбилярга багышлап теләкләрен әйтте, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл биләмәсе башлыгы Илдар Латыйпов аңа мөрәҗәгать итеп болай диде:
- Наҗия Галимҗан кызы, сез - эшсөярлек, тыйнаклык, гадилек һәм кешелеклелек үрнәге. Сезнең хезмәтегез бозаязлыларның тормышында мөһим урын били. Барсы өчен дә рәхмәт сезгә.
Аны авыл биләмәсенең эшләргә идарә итүчесе Флүзә Сөләйманова, баш бухгалтер Фәрида Вәлиева, китапханәче Фәнзилә Бикметованың чыгышлары тулыландырып җибәрде. Котлау сүзләре концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәлимә Сәйфуллина, клуб хезмәткәрләре Әлфия Бикмәтова, Рәмилә Акбашева, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Айгөл Мостаева, Эльвира Байбулатова Олег Акбашевның баяны астында үзләренең җырларын юбилярга багышлады.
Наҗия ханым да бурычлы калмады, ул изге теләкләре өчен җыелучыларга рәхмәт әйтте һәм “Истә, һаман да истә”, “Зәңгәр күлмәк” җырларын башкарды.