Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Район хакимиятендә - Хезмәт батырлыгы залы

Район хакимиятендә хезмәт батырлыгы залы ачылды.

Әйткәндәй, мондый идея күптән бар иде. Әмма финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, аны тормышка ашырып булмый йөрелде.
Узган елда мондый ниятебез булуны Кырмыскалы районының мактаулы гражданины - Подлуб авылында туган Михаил Малюшин белеп кала һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә. Шулай, район хакимиятенең беренче катында ремонт эшләре башкарыла һәм тарихи экспонатлар урнаштырыла. Әлбәттә ветераннар советы рәисе Абдулхай Лотфулла улы Мөхәмәдьяновның казанышы да бу мәсьәләдә бәхәссез. Бу идеянең авторы буларак, ул бу эшне башлап җибәрде һәм ахырына җиткерде.
Сугыштан соңгы авыр чорда кырмыскалылар икътисадны тергезүгә үз өлешләрен керттеләр, җиң сызганып эшләделәр, моның белән алар хөрмәт һәм танылуга лаек булдылар. Бүген биредә Хезмәт геройлары һәм Ленин Ордены кавалерларының портретлары, районның колхоз һәм совхоз байраклары, окументлар, авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышлар өчен бирелгән Мактау грамоталары һәм дипломнар урнаштырылган.
Хезмәт батырлыгы залы эш көннәрендә ачык була. Аны килеп күрү теләге булса, 8(34765)2-14-62 телефоны буенча алдан шалтыратырга кирәк.
Фото: район хакимияте сайтыннан.
https://vk.com/karmadm?z=photo-173018413_457249758%2Fwall-173018413_5564
Читайте нас: