Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Язларымда кайтам яшьлеккә”

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист Барый Ногманов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләргә туып-үскән авылы Иске Бәбечкә язлар кебек ашкынып, дулкынланып кайтты. Шулай булмый ни, аны да туган җирендә бик хөрмәтләп һәм сагынып көтәләр бит. Иске Бәбеч мәдәният йорты үзешчәннәре Барый Миңлегалим улын ишек төбеннән үк җыр-биюләр белән каршы алып, чәк-чәк, бузадан авыз иттереп, дәртле бию көенә биетеп керттеләр.

Иске Бәбеч мәдәният йортында узган тантаналы чара җылы очрашуга әверелде. Билгеле язучыны гомер бәй­рәме белән котларга иҗатташ дуслары, авылдашлары, туганнары һәм әдәбият сөючеләр килгән иде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Низамова белән Башкортстанның атказанган укытучысы Рим Исхаков кичәне бик матур итеп алып бардылар.
Сәхнә түрендә әле һаман җитез хәрәкәтле, җор сүзле, шаян телле тантана сәбәпчесе Барый Ногманов һәм аның хәләл җефете Нурия ханым котлаулар кабул итте.
Тәүге котлау сүзен юбилярга Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллин җиткерде.
- Иске Бәбеч авыл биләмәсе Фәрит Исәнголов, Барый Ногманов кебек билгеле кешеләре белән данлыклы. Бүген Барый Миңлегалим улының олуг юбилеен туган җирендә билгеләү – барыбыз өчен дә куанычлы вакыйга. Сезгә киләчәктә дә көнүзәк вакыйгаларны чагылдырган әсәрләрегез белән әдәбият сөючеләрне куандырып торуыгызны телибез, - дигән изге теләкләрен җиткерде Азамат Муса улы.
Район хакимиятенең эшләргә идара итүчесе Фәргать Котлыбаев район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәм район халкы исеменнән муниципаль район Советы һәм хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук үзе дә шигъ­ри күңелле Фәргать Фәрит улы якташына багышлап язган шигырен укып ишеттерде.
Шагыйрь, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, җәмәгать эшмәкәре, галим, жур­налист Нурлан Ганиев Барый Миң­легалим улын Башкортстан Респуб­ликасының Язучылар берлеге рәисе Зәки Арслан улы Әлибаев һәм Башкортстан Язучылар идарәсе исемен­нән ихлас котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
- Әгәр шагыйрьнең кем икәнен беләсең килсә, аның туган авылына бар, якташлары белән сөйләш, аралаш, дип әйтәләр. Иске Бәбеч халкының ихласлыгы йөзгә бәрелеп тора, язучыны якташларының ихтирам итүе һәм яратуы шуннан күренә дә инде, - диде Нурлан Рәшит улы.
Фәнил Шәмсетдин улы Кодакаев юбилярны Журналистар берлеге исе­меннән котлады һәм элек-электән бу төбәктән бөек язучыларыбыз чыгуын, шул исәптән Барый Ногмановның да сутлы, тәрән эчтәлекле иҗаты районның һәм республиканың горурлыгы булуын билгеләде. Язучыга шулай ук якташлар оешмасы эшендә актив катнашуы, һәрчак кызыксынып торуы, фәһемле кәңәшләр бирүе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
Галим-филолог, журналист, филология фәннәре кандидаты, доцент, РФ һәм БР Журналислар берлеге әгъзасы Фәнзил Саньяров, язучы, журналист, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре Фәрзәнә Акбулатованың чыгышларында юбилярга иң җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләре яңгырады.
“Барый абый күп еллар радиода эшләгән журналист. Ул әзерләгән тапшырулар радионың алтын фондын тәшкил итә”, - диде Фәрзәнә Фатыйх кы­зы. Стәрлетамак язучылар берлеге әгъ­засы Флюр Галимов та каләм­дәш­ләренең сәләмен җиткерде, ижади уңышлар теләде.
Иске Бәбеч мәктәбен 1956 елда тә­мамлаган сыйныфташлары исеменнән Галинур Камалов котлады.
- Арабызда күп һөнәр ияләре бар, төрле өлкәдә эшләдек. Хәзер инде күптән хаклы ялдабыз. Тик язучылар гына ял итүне белми - әле бер, әле икенче әсәр­ләре чыгып кына тора. Барыйның да яңа ижат җимешләрен күреп шатланабыз. Әсәрләре – халыкчан, теле – сутлы, шу­ңа да язганнары укымлы, - диде ул. Сыйныфташлары исеменнән бүләк итеп Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңниса Камалова башкорт халык җырын башкарды.
Әдипне котларга сәхнәгә туганнары күтәрелде. Ногмановлар гаиләдә җиде бала була. Тәүдә сүзне иң бәләкәйләре - хәзер инде чәчләренә чал кунган олпат гәүдәле Рәис абый алды. Ул балалык хатирәләренә бирелеп, туган якларына, авылдашларына сәләмнәрен җиткерде. Һәрбер туганы да абыйлары белән горурлануларын белдерде, аның туган хисле булуы өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Чара район Мәдәният сарае артист­ларының, Иске Бәбеч авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең, мәктәп укучы­ларының, балалар бакчасы тәр­бия­лә­нүчеләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Барый Ногмановның балачагына сәяхәт кылып, әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.
Барый Ногманов кичә азагында чараны оештыручыларга, муниципаль ра­йон хакимиятенә, Иске Бәбеч авыл Со­­веты хакимиятенә, мәдәният бүлеге хез­мәткәрләренә, авылдашларына зур рәхмәтен белдерде. “Язам әле, язам, нигә язмаска?!” - диде әдип, якташларына шаярту катыш. Амин, бу сүзләр тормышка ашып, язучының яңа әсәрләрен укырга язсын!
Гөлчәчәк Алачева.
Автор фотолары.
Читайте нас: