Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 февраль 2021, 11:55

Кем чәчен шикәр суы белән катыра?

Зәмирә инде! Рәҗәпова. Илеш кызы, Казаннарны "яулап", ТНВдагы иң популяр тапшыруны алып барып дан алды. Әллә чәчне шикәр белән катырсаң, баш яхшырак эшли микән?

– Фотоальбомга тап булдым, – дип яза ул Инстаграм сәхифәсендә. – Иске фотолар, дөресрәге, яшь чактагы! Уфффф, үлеш... Шул чакта үземә күрә үтә дә чибәр кебек тоелган идем үземчә... Күздә теге төкереп буйый торган «Ленинград» тушы, көн саен бигудида йоклаш, ул көдрәләрне арттан әйләндереп чөеп, баш түбәсенә өеп куеш.

Ә челкааа.... Анысы аерым бер процедура. Элегрәк лак булмаганда шикәрле су белән катырып, начеслап бер якка кәкрәйтеп, авыштырып куеш. Соңрак әле ярый легендар «Хитон» лагы чыкты. Бер өйдән 5 кыз клубка чыгып киткәндә дәү әнинең таякка галош табаныннан кадаклап ясалган «чебенүтергеч»еннән исән калган чебеннәр дә трельяж алдында агуланып, ятып кала иде. Әнә шулай, кечкенә генә бер бухгалтериянең главбухы кыяфәтендә, без, 16–17 яшьлек кызлар, клубка чыга идек. Ярый ла без клуб янында яшибез, түбән очлар әнә шундый «красотка» кыяфәттә галошлар киеп менәләр иде.

Ә кышларын икенче төрле мода. Без үскәндә норковый «корабль» бүрекләр, Кытайның арзан, түше чигүле кожаный курткалары модада иде. Кемдер аша минем 42нче үлчәмле гәүдәмә 50нче размерлы куртка алып кайтып бирделәр. Блат белән! Әй сөенүләрем, ты что, кожанка бит инде... Хәзер фотоларга карыйм да шаккатам, нишләп беркем әйтмәгән шунда «килешми» дип. Әле шул кыяфәттә егетләр дә карата идек бит...

Кайберәүләр, бу вакыйгалар - уйдырма, сезнең заманда барысы да бар иде, дип яза. Булгандыр ул, мин һич кенә дә инкарь итмим. Төпкелдә яшәүче 15–16 яшьлек авыл кызларына кем плойкалар, лаклар, косметика алып бирсен?! Хәтта студент булып, шәһәрдә яшәгәндә дә алар безнең өчен роскошь иде! Ә матур буласы килә!

1995 еллар бу. Авылда хезмәт хакы түләмиләр, хәер, ул чорда ил белән бушка эшләде халык. Без сеңлем белән мәктәпне берьюлы тәмамлап чыгып киттек. Мин – 11не, ул 9нчы классны. Мин – Чаллыга, ул – Минзәләгә. Искә төшерсәм, әле дә эсселе-суыклы булып китәм. Ике атна саен кайтабыз авылга. Кайтасы киләәә... Китә башласаң – акча кирәк. Без кайтканга әни белән дәү әни бер сөенсә, ике көенә. Каян акча алып җибәрергә? Әл дә ярый дәү әнинең пенсиясе бар. Ул да бурыч түләп, көнкүрешкә, безгә – ике студентка кереп бетә. Киткән саен – 100 сум. Миңа – 50 сум, Фирүзәгә - 50 сум. Анда, җаныкайларым, лак, плойка кайгысы түгел иде шул...

Хәтерлим, берсендә авылдан Чаллыга килдем. Кесәдә 50 сум акча. Орловка боҗрасыннан Пединститут тукталышына кадәр трамвай белән кайтам. Пединститут тукталышында элек АТП иде: килеп керделәр билет тикшерүчеләр. Проездноемны эзлим, эзлим... Юк, авылда калган! Зур сумкаларым белән алып кереп утырттылар үзләренең автобусына. Талап диярлек, «штраф» дигән сылтау белән теге 50 сумны алдылар. Квитанция сораган өчен сумкаларым белән болгап чыгардылар автобустан...

Общагага елый-елый кайттым. Беренчедән, әнине кызганып. Ул аны кемнәндер бурычка алып, ашарына булыр дип җибәргән иде. Икенчедән, ике атна яшисе бар бит. Ике ир, бер таза гына хатын минем «ничек яшим, башка акчам юк» дигәнемне ишетергә дә теләмәде... Мескеннәрнең үзләренең дә хезмәт хаклары булмаганга, минем ише хәерче студент балаларны талап көн иткәннәрдер инде. Кемгә ничектер, 1996 елда 50 сум – студент өчен ару гына акча иде. Чәч катырырга лакка түгел, ипи белән тозга чак җитә иде шууул...

Ә сез шул чакларны хәтерлисезме? Чәчне шикәр суы белән катырырга туры килгәне булдымы?

Фото: гаилә архивыннан.

Автор: Резида Валитова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/692127.
Читайте нас: