Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 февраль 2021, 11:22

Ватанны саклаучыларга багышланды

Район Мәдәният сараенда яугир-интернационалистларны искә алу һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде.

Хөрмәт йөзеннән
Тамаша залы хәрби хә­рә­кәтләр ветераннары, локаль сугышларда катна­шу­чылар, авыл биләмәләре башлыклары, студентлар һәм мәктәп укучылары белән тулы иде. Бәйрәмгә муниципалитет баш­лыгы Альфир Сабиров, БР Хәрби комиссариатның Кырмыскалы һәм Архангель районы буенча хәрби комиссар урынбасары Сергей Симонов, муниципаль район Советы рәисе Ринат Шәй­бәков, Русия Эчке эшләр министрлыгының район бү­леге начальнигы Ар­тур Ха­фи­зов, район про­­куроры Артур Әминев чакырылды.
- Тормышыбызда иң мөһиме – тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык. Шу­ның өчен дә батырлык, ка­­­­һарманлык символы булган бу бәйрәмнең бай һәм данлыклы тарихы бар. Тирән ихтирам тойгысы белән без Бөек Ватан сугышы елла­ры­н­­­да совет халкының күр­сәт­кән үлемсез батыр­­лык­­ларын искә алабыз.
12 меңнән артык кырмыскалылы Ватаныбызны яклап чыкты, шуларның 8 меңнән артыгы сугыш яланнарында ятып калды. Вакыт туктаусыз алга бара. Ел саен без шул дәһшәтле сугыш шаһит­ла­рын югалтабыз, бүген нибары 9 Бөек Ватан сугышы ветераны гына исән. Тыныч, имин тормыш һәрвакыт яклауга мохтаҗ. Бүген дәүлә­тебез ярдәмендә Кораллы Көчләрнең көче һәм абруе ныгый. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, хәрби хезмәт­кәр­ләрне һәм ветераннарны социаль яклауга аерым игътибар бирелә. Бүген районыбызда чит илдәге хәрби хә­рә­­кәтләрдә катнашкан 400дән артык кеше яши, 20 ватандашыбыз батырларча һәлак булды. Без кораллы низагларда туганна­рын һәм якыннарын югалткан әти-әниләре, балалары һәм хатыннары белән аларны югалту кайгысын уртаклашабыз. Илебезне саклаучыларга, хәрби бурычын намус белән үтәүчеләргә, бүген кулларына корал тотып чигебез сагында торучыларга рәх­мәт белдерәбез, - диде Аль­фир Фәрхәт улы, җы­елу­­чыларга ныклы сәла­мәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә нык­лы ышаныч, озын гомер теләп.
Лаеклылар бүләк алды
Арытабан бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Подлуб урта мәктәбенең физик культура укытучысы Геннадий Игнатишин спорт хәрә­кәтен үстерүгә һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керт­кән өлеше өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бү­ләкләнде.
“Яшь буынны хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә һәм “Ватанны саклаучы” район конкур­сының югары дәрәҗәдә оештыруга керткән шәхси өлеше өчен мәгариф бүлегенең матди-техник тәэминат бү­леге директоры Әскать Әк­бәров һәм хәрби-патриотик клуб җитәкчеләре - Зәки Бикбаев, Марат Әбү­бәкиров, Рамазан Шәймәр­дәнов муниципаль район хакими­я­те­нең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук “Ватанны саклаучы - 2021” хәрби-патриотик конкурсында гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында “Һө­нәри осталык һәм югары нә­тиҗәләр өчен” тормыш хәвеф­сезлеге нигезләре укытучылары Закир Кәримов (Кабак урта мәктәбе), Роберт Пулатов (С.М.Чугуникн исе­мендәге мәктәп), Юнир Дил­­мөхәмәтов (Иске Бәбеч), Марат Әбүбәкиров (Кыр­мыс­калы гимназиясе), Лүзия Гыйрфановага (Шәрипкол мәктәбе) бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм күчтәнәче
Соңыннан бәйрәм концерты күрсәтелде. Сәхнәдән Фәрит Яхшыголов, Дарья Якунина һәм “Кызлар”, “Дәрт” вокал, ир-егетләр, во­кал-инструменталь һәм ба­лалар ансамбльләренең җырлары яңгырады. “Далан” һәм “Йолдыз” бию коллективларына кушылып биергә төшәсе килде. Ә Кырмыска­лы районының җыелма ансамбле башкаруындагы йом­­гаклау җырын тамаша­чылар аягүрә басып тыңла­ды.
Ватанны сак­лаучы­ларга хөрмәт йөзеннән әзерләнгән бәйрәм программасы бер сулышта узды һәм тамашачыларга уңай хис-тойгылар бүләк итте.
Светлана Карпова.
Автор фотолары.
Читайте нас: