Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 март 2021, 23:10

Ринат Рәхмәтуллинның сөяркәләре күпме?

"Интертат"ка биргән әңгәмәсендә Ринат Рәхмәтуллин ир-егетләрнең ни өчен чүпрәккә әйләнүе турында да фикер йөртә.

"Ирнең характеры нык түгел, димәк. Мин моны булдырам, дип әйтеп, шуны үти алмаган ир паникага бирелә. «Минем хәлдән килми, мин булдыра алмыйм. Беркемгә кирәкмим икән, ни хатынга, ни гаиләмә, ни дусларыма», — дип уйлый. Бу моментта ныклы ихтыяр көче кирәк, хатын-кыздан да күп нәрсә тора. «Вәт син булдыра алмыйсың, син кем инде, синең кулыңнан бернәрсә дә килми, ни акча эшли алмыйсың, ни гаиләне карамыйсың!», — димәсен. Шундый «стерва» хатыннар була бит, һаман «пилить» итеп тора ул.

Шуннан соң тора-бара ир: «Чыннан да, минем хәлдән бернәрсә дә килми икән», — дип уйлый башлый. Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә. Хатын тарафыннан иргә терәк кирәк. Ярар, ул аны сүксен дә, ди, шунда бер җылы сүз дә әйтеп куйсын: «Әл дә син бар, син булмасаң, без нишләр идек», — дип. Бер сүз мужикның тормышын үзгәртергә мөмкин, чүпрәктән затлы сөлгегә әйләнәчәк ул.

- Сөяркәләрең күпме?
- Миллион!
- Дөресен әйт!
- Миндә любовницалар юк, миндә яраткан, хөрмәт иткәннәр генә бар.
- Яраткан хатын-кызларың бар инде...
- Да!
- Ничәү?
- Бу сорауга җавап бирмим. Кемдә юк инде ул хәзер любовницалар?!"

Фото: интертат
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/698343.
Читайте нас: