Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 март 2021, 11:45

Якташыбыз - “Яңа татар җыры” лауреаты

Танылган якташыбыз – Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылында туып-үскән, бүген Италиядә яшәп иҗат итүче Рәфис Хөснетдинов “Яңа татар җыры” конкурсы лауреаты исеменә лаек булды!

Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан оештырылып, авторлар арасында үткәрелгән бу бәйгедә лирик тенор тавышына ия Рәфис Хәмзә улы Дилә апа Булгакова сүзләренә иҗат иткән “Гөнаһлардан беркем азат түгел” җырын башкарды.
Менә шулай: чит илдә яшәсә дә, Рәфис Хөснетдинов туган яктагы иҗтимагый, милли һәм мәдәни тормыштан да читтә калмый, аның казанында кайный.
Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади үрләр яулавын телибез!
Читайте нас: