Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 март 2021, 20:35

Безнекеләр булдыра!

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында тантаналы шартларда «Хатын–кыз – милләт анасы» V республика конкурсына йомгак ясалды. Аның чикләрендә 14 хөрмәтле хатын-кызга Рабига Кушаева исемендәге “Хатын-кыз - милләт анасы” медальләре тапшырылды. Төрле милләттән булган төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләренең һәркайсы республика үсешенә лаеклы өлеш керткән. Шунысы куанычлы, бу медальгә ия булучыларның берсе – Кабак авылыннан Халисә Носратулла кызы Әхмәтшина.

Халисә Носратулла кызы хезмәт юлын 1972 елда башлап җибәрә. Аның барлык хезмәт биографиясе мәгариф өлкәсе белән бәйле: 20 елдан артык мәктәптә эшли, дистә ел дәвамында Иске Кыешкы авылындагы балалар бакчасына җитәкчелек итә. Шул ук вакытта Кабак авыл биләмәсенең хатын-кызлар Советы рәисе була. Байтак еллар дәвамында авыл биләмәсе һәм район Советларына депутат итеп сайлана. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып, хаклы ялга чыга.
Ләкин гомер буе актив булган кеше иңнәренә яңа бурычлар йөкләнә – яңа ачылган мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Бүгенге көнгәчә Халисә Әхмәтшина мәдәният казанында кайный. Биредә ул «Илсөяр» татар фольклор ансамбле, «Илчекәй» театр түгәрәге оештырып җибәрде. Ике ел элек Халисә Носратулла кызының башлангычы белән районда “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсенең район бүләкчәсе барлыкка килде. Шулай булгач, бар яклап та актив эшчәнлек алып барган Халисә Әхмәтшина бу медальгә чын-чынлап лаек.
Республика бәйгесендә Кырмыскалы районы данын барлыгы 11 хатын-кыз яклады. Алар да төрле номинацияләрдә билгеләнеп үттеләр. Шулай, «Хатын-кыз-мастер» номинациясендә кубок һәм җиңүче дипломына Бишаул-Уңгар авылыннан Флүрә Заһидуллина лаек булды. “Актив гражданлык позициясе һәм башкорт халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалауга керткән өлеше өчен” Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсаринаның Мактау грамотасы белән Кабак авылыннан Миләүшә Янышева бүләкләнде. “Актив гражданлык позициясе һәм башкорт халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалауга керткән өлеше өчен” Моксин авылыннан Бибиямал Әһлиуллинага РБ Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хаты тапшырылды. “Башкортстан Республикасында гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше һәм иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканы өчен” “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Рәхмәт хаты белән Ибраһим авылында яшәүче Рәмилә Камалова бүләкләнде.
“Хатын-кыз – милләт анасы” V республика конкурсының финалыннан якташларыбызның барысы да дипломнар һәм, иң мөһиме – бай тәэссоратлар алып кайтты.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: