Вакыт үтү белән аулак өйләр дә башкача үтә. Ләкин соңгы елларда балаларда да милли йолаларга, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү максатында халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя башлады. Гореф-гадәтләребезне, йолаларны хәзер авылларда фольклор коллективлар саклый.
Буыннан-буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен дисәк, без аны мәктәп яшендәге балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.
Шул көннәрдә Яңа Кыешкы авыл мәдәният йортында үткәрелгән фольклор дәресендә халкыбызның борыннан килгән “Аулак өй” дип исемләнгән кыска тамаша күрсәтелде. “Аулак” өй” кичәсенә килүчеләр белән тамаша залы шыгрым тулы, бигрәк тә өлкән яшьләгеләр күп иде.
- Яшьлегебезнең иң күзәл мизгеле шунда калды шул. Чынлап та, күңел серләрен, тәүге хисләрен чит-ятлардан түкми-чәчми саклаган аулак өйләрдә яшь-җилкенчәк җыелышып күңел ача идек. Җор теллеләр такмак әйтә, җыр-биюгә осталарның чыгышлары таңга кадәр тынмый иде, - диде өлкән яшьтәгеләр.
Бу көнне дә “Аулак өй” дә борынгы җырлар яңгырады, бәйрәм рухы белән алар үзләренең талантларын ачып, хис-тойгыларын тамашачыларга җиткерергә тырыштылар.
Кем белә, бәлки, шундый чаралар яшь буынга киләчәктә өлкәннәрнең гореф-гадәтләрен, аларның уеннарын кире кайтаруга этәргеч бирер, тарих тәгәрмәче яңадан әйләнеп кайтыр да, көннәрдән беркөннен яшь кызлар һәм егетләр яңадан аулак өйләргә җыелыр, җырлар башкарыр, үз такмакларын әйтешер. Иң мөһиме, нәнәй-картәтиләре, әби-бабайлары кебек ихлас күңелле, инсафлы, тәрбияле һәм тәүфыйклы гына булсын алар, дип әйтәсе килә.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/719374.