Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 март 2021, 17:20

Һәр йортка иминлек алып кил, Яз!

Май чабу яки масленица бәйрәме борынгыдан килгән язгы бәйрәмнәрнең берсе. Кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәмен халык эләк-электән зурлап үткәргәннәр.

Бәйрәм берничә көнгә сузыла. Аңа алдан ук әзерләнәләр, күп итеп белен пешерәләр, кунакка йөриләр, бер-берсен сыйлыйлар. Бу бәйрәмнән берсе дә читтә калмый. Авыл җирендә җыр-бию, төрле кызыклы уеннар оештыралар.
Бозаяз авылында да бәйрәмне уен-көлке, төрле күңел ачулар белән шаулап-гөрләп үткәрделәр. Кышны озату дәртле җырлар, шаян сүзләр, такмаклар белән башланып китте. Аннан соң уеннар, конкурслар, күңел ачуларда халык үзләренең көчен, җитезлеген һәм откырлыгын сынап карады. Җиңүчеләргә бүләкләр тараттылар. Бәйрәмнең төп геройлары – Убырлы карчык һәм Язсылу белән бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнадылар.
Соңыннан карачкы яндырдылар. Аның янып беткәнен халык озак кына карап торды. Карачкы белән бергә халык “чирләр”, “усаллык”, “комсызлык” кебек начарлыклар да янсын, дип теләделәр. Карачкы янып беткәч тә халык таралырга ашыкмады музыка астында биеде, күңел ачты, кайнар чәй һәм беленнәр белән сыйланды.
Бу бәйрәм уен-көлке ташып торган, һәр кешегә шатлык бүләк итүче генә түгел, халыкларның дуслыгын һәм татулыгын да чагылдыра. Бәйрәм буыннан-буынга тапшырыла килә икән, димәк аның киләчәге бар. Ә яшь буын шул йолаларны белеп үссен, бер-берсе белән аралашсыннар, дус булсыннар.
Кыскасы, бәйрәмне күтәренке күңел белән үткәрдек – кышны озаттык, язны каршы алдык. Бу якты бәйрәм һәр йортка тынычлык, татулык, игелек алып килсен.
Неля Ягафәрова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/719363.
Читайте нас: