Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 март 2021, 09:35

Ипотека түләп, бөлгенлеккә төшкән

Танылган актер Сергей Безруков үзенең авыр матди хәле турында сөйләгән. Ул Мәскәү шәһәрендә фатир сатып алган икән. Аның өчен 15 елдан артык кредит түлисем бар әле, ди.

"Ипотека кредитын түләп бетергән көннәрне күрә алырмын, дип өметләнәм, - диде актер НТВ каналының эфирында. - Күптән түгел миңа банк ипотека каникуллары биргән иде. Хәзер алар тәмамланды инде, бертөрле ташламалар да юк".

Безруков ипотекасын вакытыннан алда түләр өчен рекламада төшү тәкъдимнәрен дә кире какмый икән.
"Мин гомерем буена рекламада төшүгә каршы булдым, тик хәзер килеп туган хәлләр мине моңа мәҗбүр итә. Кая барыйм инде?" - дип уртаклашты Сергей.

Моннан тыш, Безруков үзенең Мәскәү янында бакчасы булган шәхси йорты барлыгы, ихатасында тавыклар асравы хакында да сөйләде.
"Тамырларым авылдан минем, шуңа авырлыклар куркытмый, - диде ул. - Аннан Советлар Союзында туган кеше бит мин, төрле сынауларны күреп үстем. Карабодай белән макарон гына да ашап торганым бар".

Күпләрнең кумиры Безруковның эшләре җайга салынып, кредитын вакытында түләп бетерүен телибез. Танылган актерлар да кредит түләү авыр дип зарланып утырганда, безнең ише гади халыкка ни кала инде!

Фото: kino-teatr.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/721696.

Читайте нас: