Үзән
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 март 2021, 10:40

Фирдүс Тямаев концерт куялмаган

"Халык урамда калды, алар алдында башымны иеп, гафу үтенәм".

Район мәдәният йортында ут булмаган.
"Бүген Кама Тамагыннан Башкортсанның Кыргыз-Миякә авылына кадәр 700 км юл үтеп килдек, әмма концерт булмады. Халык урамда калды, алар алдында башымны иеп, гафу үтенәм. Мәдәният йортында утны сүндерделәр. Подвалда су, шуңа «үткәргечтә кыска ялганыш» булмасын өчен ут сүндерелде, диделәр. Бу — концерт башлануга бер сәгать кала булган хәл. Әмма үзем тикшердем — подвалда барысы да тәртиптә иде", - дип аптырап язган җырчы Инстаграмында.
15 кеше, 5 тонна аппаратура, 3 машина килгәннәр. "Генератор бирсәгез, халыкка концерт куяр идем, акчасы да кирәкми. Халыкка хөрмәт йөзеннән концерт куеп китәр идем", - ди ул.
Бу хәл җырчыны төрле фаразларга этәргән. Әллә Куштауны яклавым ошамады микән, дип тә уйлый. Бер җитәкче кеше видеода Фирдүстән маршрут кәгазе сорый. "Аның булуы мотлак түгел" , - ди җырчы.
Шулай да Фирдүс югалып калмаган. Караңгы залда телефон уты яктысында гармун уйнап җырлаган һәм тамашачыларыннан гафу үтенеп кайтып киткән.
Фото: Интертат.

Автор: Резеда Галикәева.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/729376.

Читайте нас: