Мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән без сәнгатькә соклана алабыз. Бу чараларның күп өлеше социаль-мәдәни эшчәнлек менеджерының иңендә ята. Кыскасы, менеджерның эше үтә дә мавыктыргыч, ул тәҗрибә, осталык һәм уйлап эш иткәнне таләп итүче бик күп бурычлардан тора. Ольга Владимировна Исхакова бу сыйфатларның барсына да ия. Аның иҗатын зур игътибарлык белән күзәтәләр һәм хөрмәт итәләр.
Ольга Владимировна Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең культурология факультетын тәмамлаган. Планлаштырудан башлап, сәхнәне бизәүгә кадәр социаль-мәдәни эшнең барлык өлкәләрен ул яхшы белә. Сценарий төзүгә, иҗади коллективны дөрес туплауга, вакытны һәм эш планын билгеләүгә, декорацияләр сайлауга, команда белән яхшы мөнәсәбәт булдыруга сәләтле үз эшенең остасы дияргә мөмкин. Чараларда катнашучыларның эшләрен төгәл билгеләү, хәтта техник секторны күзәтү астында тоту, аларны уңышлы тормышка ашыруны сәләтле кеше генә булдыра ала.
Ольга Владимировна Кыргыз-Миякә авылында туган. 1998 елда безнең районга килен булып төшә. Тормыш иптәше белән өч ул үстерәләр. Өлкәне Денис район Мәдәният сараенда яктылык буенча рәссам, тавыш яздыру студиясендә дә эшли. Ә буш вакытын “Ant-Rock” вокал-инструменталь ансамбль репетицияләрендә барабанчы буларак үткәрә. Игезәк уллары Айдар һәм Илдар район үзәгендәге 2нче санлы урта мәктәпнең 8нче сыйныфында укыйлар. Ольга Владимировнаның тәүге белеме педагог, ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә дә өлгергән. Шул ук вакытта “Чаткылар” театры составында төрле чараларда катнашкан.
- Укыган һәм эшләгән вакытта да мәдәни чаралар оештыра идем. 2004 елда Кәбир Акбашевның “Яшьлегем тирәкләре” постановкасында өч телдә сөйләшә белгән украин хатыны ролен башкардым, - ди ул.
Әтисе яклап картәтисе - һөнәри баянчы, ә әнисе яклап бабаларының барсы да гармунчылар, әтисе яшь чагында вокал-инструменталь ансамбльдә гитарада уйнаган. Шулай, балачактан тәрбияләнгән иҗат дәрте һәм кешеләргә шатлык бүләк итү теләге аны мәдәният йортына алып килә. Һәм менә 11 инде ул биредә намуслы хезмәт сала.
Ольга Владимировна үзе турында күп сөйләмәде, ләкин хезмәттәшләре турындагы сорауларга җавап биргәндә, күзләрендә бәхет һәм шатлык нурлары сизелде.
- Биредә эш кайный. Хәтта кайчак тәүлегенә нигә 25 сәгать түгел икән, дип уйлап та куябыз. Безнең кичәләргә һәм чараларга килгән һәр кеше проблемаларын бераз вакытка онытып торсын, елмайсын, шатлансын һәм күтәренке кәефен йортына да алып кайтсын, якыннары һәм туганнары белән уртаклашсын өчен мәдәният йортындагы һәр хезмәткәр барлык тырышлыгын, белемен һәм тәҗрибәсен сала.
БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Чаткылар” халык театры режиссеры Флюра Низамова, режиссер ярдәмчесе Мәдинә Усманова, “Йолдыз” халык биюләре ансамбле җитәкчеләре Гөлназ Хәкимова һәм Эмиль Сөярголов, Башкортстанның атказанган халык иҗаты коллективы – “Далан” үрнәкле хореография ансамбле җитәкчеләре Артур һәм Альбина Юлыевлар, “Яшь күңелләр” ир-егетләр вокал ансамбленнән Фәрит Яхшыголов, “Дәрт” вокал ансамбленнән Салават Әюпов, “Тылсым” вокал ансамбленнән Айгөл Кәепколова үзләренең күңел байлыкларын тамашачыларга җиткерергә тырышалар.
Юк кына нәрсәдән дә сокланырлык әйберләр ясаучы Фаил Габитовны да билгеләп үтәсем килә. Әйткәндәй, ул әледән-әле агачтан әйберләр ясау буенча осталык дәресләре дә үткәреп тора.
Пандемия сәбәпле, үткән ел эшебезгә үзгәрешләр кертте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре укытучылар белән беррәттән, онлайн режимга күчте: конкурслар, концертлар, осталык дәресләре, мәгълүмат һәм анонслар социаль челтәрләрдә проектларда катнашучылар тарафыннан тиз арада таратылды. Шулай итеп, без көтмәгәндә офлайн киңлектән санлы дөньяга кереп киттек һәм ярыйсы гына тәҗрибә тупладык. Әлбәттә, онлайн-чара артистларны да, тамашачыларны да алмаштыра алмаячак.
“Сәхнә сезгә нәрсә бирә?” - дигән сорауга балалар да, өлкәннәр дә: “Хисләр, тәэссоратлар, иҗат һәм яшерен сәләтләр дөньясына сәяхәт бүләк итә, аңыбызны киңәйтә, проблемаларга карашыбызны үзгәртә һәм зур канәгатьлек бирә”, – дип җаваплар. Мин тулысынча алар белән килешәм, чөнки боларның барсын да миңа яраткан эшем бирә, - диде Ольга Владимировна.
Киләчәккә планнары турындагы сорагач, ул:
- Фольклориада якынлаша. Без башка илләрнең халык коллективларының чыгышларын күрәчәкбез һәм аларга үзебезнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне күрсәтәчәкбез. Мондый чара элегрәк тә “Бердәмлек – Содружество” халыкара фестивалендә булганы бар иде, - дип җавап бирде.
***
Төшендә Ольга Владимировна үткәннәргә әйләнеп кайтып, үзенең балачагын һәм әнисен күрә. Әнисе аңа: “Сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат!”, “Әгәр сине кимсетәләр икән, син алай җавап бирмә, яхшылык эшлә”, – дип үгет биргән. Кызганычка каршы, әнисе фани дөньядан иртәрәк – моннан 30 ел элек китеп барган.
Ольга Владимировна онытылмаслык бер очрашу белән уртаклашты. Мәдәният йортында эшли башлаган тәүге көндә Прибельский авылыннан укытучы, агач эшләре остасы Владик Нуретдин улы Сәфиуллин (кызганычка каршы, ул мәрхүм инде) аңа: “Нинди генә хәл килеп туса да, кеше булып калырга кирәк!” – дип әйткән.
Шуннан бирле тормыштагы мизгелләрнең кабатланмаячагын белеп, ул шул кагыйдәгә буйсынып яши һәм эшли.
Айгөл Нуриева.