Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 июнь , 16:36

Медицина хезмәткәре бәйрәм итте

Кырмыскалы район Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сәламәтлегебез сагында торучы ак халатлы кешеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров сәламләде.

Медицина хезмәткәре бәйрәм итте
Медицина хезмәткәре бәйрәм итте

- Сез бәйрәм һәм ял көннәрендә дә ал-ял белми эшлисез. Ул сездән сыйфатлы белем, чиксез сабырлык, сизгерлек һәм күңел юмартлыгы таләп итә. Сезнең кулыгызда дөньядагы иң кадерле нәрсә – кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге. Бу кыйммәтле байлык өчен сезгә зур җаваплылык йөкләнгән. Шулай да, сез сайлаган эшегезгә тугрылыгыгызны саклыйсыз, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәсез. Моның өчен сезгә зур рәхмәт, - диде Альфир Фәрхәт улы.

Район башлыгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Шулай, “БР сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән Прибельский табиблык амбулаториясе таби-терапевты Наталья Селезнева бүләкләнде. Нурлы диагностика бүлеге мөдире – табиб-рентгенолог Фәрит Еникеев һәм кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Альбина Хисамова Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатларына лаек булды.

“Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын поликлиниканың ултьтратавыш диагностикасы табибы Диләрә Галиева һәм физиотерапия бүлегенең массаж ясаучысы Гаяз Исламовка тапшырдылар.

Шулай ук медицина хезмәткәрләренә муниципаль район Советының Мактау грамоталары һәм район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

- Узган елда күп эшләр башкарылды һәм алды безне күп эшләр көтә.  Бердәм команда ярдәмендә без алдыбызга куелган барлык максатларны һәм бурычларны тормышка ашырырбыз, ә район үзәге дәваханәсе районда лаеклы һәм заманча сәламәтлек саклау өлкәсе булыр дип ышанам, - диде Кырмыскалы район үзәге дәваханәсенең баш табибы Азамат Галиев.

АзаматӘмирҗан улыалдынгы хезмәткәрләрне Кырмыскалы район үзәге дәваханәсе хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләде.Моннантыш, район һәм республика күләмендәге спорт чараларында актив катнашканнарга Кырмыскалы район үзәге дәваханәсене профсоюз оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Медицина хезмәткәрләре өчен искиткеч концерт әзерләнгән иде. “Йондоз” халык иҗатының үрнәкле ансамбле, “Далан” үрнәкле хореография ансамбле, Фәрит Яхшыголов, “Кызлар” һәм “Дәрт” вокал ансамбльләре, “Фантазия” үрнәкле заманча бию ансамбле, Әлфия һәм Филүс Шәнгәрәевлар, Дарья Якунина, Ольга Исхакова, Гөлшат Ильясова, Гөлсинә Хәмәдиярова үзләренең чагу чыгышлары белән сөендерде. 

Марина ВИКТОРОВА.

Автор:Альфия Ахмадуллина
Читайте нас: