Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 июнь , 09:35

Табибның ышанычлы ярдәмчесе

Участок табиб-педиатрының шәфкать туташы Рушания Нафикова барлык гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган.

Табибның ышанычлы ярдәмчесе
Табибның ышанычлы ярдәмчесе

Медицинага багышланган гомер

Рушания Рәис кызы балачактан җәмгыятькә файда китерергә һәм кешеләргә ярдәм итәргә хыялланган

- Мин балаларны бик яратам. Бала чагымда “дәваханә” уйнарга, табиб яки шәфкать туташы булырга, курчакларымны дәвалап, аларга укол салып уйнарга ярата идем. Гаиләбездз әни ягыннан медицина хезмәткәрләре күп. Бәлки шулар да миңа һөнәр сайлауга ярдәм иткәндер, - ди әңгәмәдәшчем.

Рушания Нафикова тумышы белән Чишмә касабасыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина колледжына укырга керә. Колледжны тәмамлаганнан соң җиде ел Чишмә район үзәк дәваханәсеенң прививкалар ясау кабинетында, аннары – табиб-педматрның шәфкать туташы булып эшли.

2015 елда Рушания Рәис кызы безнең районга күченеп килә һәм Кырмыскалы район үзге дәваханәсендә участок табиб-педиатрының шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Рушания Нәфыйкова табиб-педиатр Әнисә Нургалиева белән бергә эшли. Аларның педиатрия участогында 18 яшькә кадәрге 800дән артык бала исәпләнә.

- Һәрбалагатиешлеигътибарбирәбез.Кайвакыт безгә башка участоклардан да балалар килә. Бер яшькә кадәрге балаларның буйларын, авырлыкларын үлчибез, гомуми үсешләрендаими күзәтәбез, вакцинациягә чакырабыз, шулай ук чакыруларга чыгабыз һәм беренчел патронажлар үткәрәбез.Ә өлкәнрәкбалаларконсультациягә сирәгрәк - кирәк булганда гына йөриләр. Ләкинбу безалартурында онытабыздигәнсүз түгел.Мин һәрвакытбалаларның әти - әниләре белән элемтәдә торам, - дип уртаклашты шәфкать туташы.

Өй ачкычы

Башкортстанда республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Рушания Рәис кызы, торак шартларын яхшыртуга гариза язып, 2022 елда яңа торак йорт ачкычын алды.

- Бу көнне мин беркайчан да онытмаячакмын! Яңа йортлы булу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Программа буенча сатып алынган йорт төзелеше суммасының 80 проценты - федераль һәм республика, 20 проценты урындагы бюджеттан бүленде. Йорт аренда килешүе нигезендә бирелде, ә биш ел узгач, аны гомума бәясеннән 10 процентка сатып алачакмын, - дип уртаклашты әңгәмәдәшчебез.

Рушания Нафикова кечкенә пациентларының әти-әниләре арасында да абруйлы санала. Ул һәрвакыт ярдәм итә, кирәкле киңәшен бирә. Шуңа да аны балалар бик ярата.

Шәфкать туташы табибның уң кулы. Бу һөнәр иясенә кешелеклелек, чиксез сабырлык һәм түземлек кирәк. Шәфкать туташларында мондый сыйфатларның булуы кешеләр өчен аеруча мөһим. Һәм, әлбәттә, белем һәм осталык - төп таләпләр. Шул ук вакытта җылы сүзнең, яхшы мөнәсәбәтнең дә бик яхшы дәвалавын онытмаска кирәк.

Рухания Нафиковага һәрвакыт шулай изге күңелле, ярдәмчел һәм хәстәрлекле булып калуын телибез. 

Галия КӘРИМОВА.

Автор:Альфия Ахмадуллина
Читайте нас: