Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 12:16

Шәп очрашу узды

2019 елдан башлап “Мәгариф” милли проектының “Һәркем өчен социаль лифт” Федераль проектына кергән Русиянең “Шәп очрашулар” мәктәп укучылары хәрәкәте проекты чикләрендә, Кырмыскалы районының 15 мәктәп укучылары онлайн режимда студентлар белән “Шәп очрашулар”га кушылдылар.

Ул Кырмыскалы авылының Пионерлар һәм укучылар йорты тарафыннан оештырылды.
Башкортстан Республиканың югары уку йортларында укыган студентлар - Тимур Әхмәтҗанов һәм Гүзәл Әминева чараның кунаклары булдылар. Студентлар балаларга күңелле студент тормышы, ничек укулары турында сөйләделәр һәм уңышларының серләре белән уртаклаштылар. Алар укучыларга мәктәптә яхшы укырга, чөнки университетта барлык фәннәр буенча белемнең кирәклеген, киләчәктә күңелеңә ошаган һөнәр сайларга, ул вакытта укуы да кызыклы һәм җиңел булуын аңлаттылар.
Үз чиратында, мәктәп укучылары студент­ларның югары уку йортларын уңышлы тә­мамлауларын телә­деләр.
Эльвира Баязитова.
Читайте нас: