Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 февраль 2021, 21:30

Укытучыга 1 миллион сумны ничек алырга?

“Авыл укытучысы” программасы быел да дәвам итә

Үткән елда “Авыл укытучысы” программасында катнашу өчен конкурста илдә бер урынга 17 кеше тәшкил иткән — 1803 вакансиягә 32 мең гариза бирелгән. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрнең күпчелеге - 35 яшькә кадәрге белгечләр, дип билгеләнә. Барлык укытучылар да диярлек югары педагогик белемгә ия, программада катнашучылар арасында һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, фән кандидатлары да бар.

“Программада катнашучы барлык педагоглар - 1 миллион сум, ә Ерак Көнчыгыштагы мәктәпләрне сайлаучылар 2 миллион сум (НДФЛ түләмичә) акча алган. Кайбер төбәкләрдә педагогларга төрле ташламалар бирелде, шул исәптән торак яисә торак өчен аренда түләвен, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне компенсацияләү, югары оклад”, — диелә хәбәрдә.

"Авыл укытучысы" программасы тагын өч ел тормышка ашырылачак: быел — 1167, киләсе елда — 1123, 2023 елда тагын 1113 вакансия тәкъдим ителгән.

Укытучылар өчен әлеге программа безнең республикада да уңышлы эшләп килә. Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә "Авыл укытучысы” программасын дәвам итү турында белдерде.

“Без яшь укытучыларга ярдәм итәбез, авыл җирендә эшләүчеләргә грантлар бирәбез. “Авыл укытучысы” программасы кысаларында алар шулай ук бер миллион сум күләмендә компенсация ала. Быел да без бу практиканы дәвам итәчәкбез", — диде Радий Хәбиров.

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында төбәктә мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, авыл укытучыларына ярдәм итү максатыннан бихисап эшләр башкарыла. "Авыл укытучысы" максатлы программасы — шуларның берсе. Бу программа кысаларында авыл укытучылары өчен федераль түләүләргә 55 яшькә кадәрге педагоглар исәп тота ала.

Программа балалар бакчалары тәрбиячеләренә, шулай ук башка педагогик хезмәткәрләргә кагылмый. Анда катнашучыларга 50 меңнән артык булмаган кеше яшәүче авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәдә, яки шәһәрдә урнашкан мәктәптә кимендә 5 ел эшләү шарты куелган. Шушы шартлар үтәлгәндә укытучыга 1 миллион сум күләмендә акчалата түләү каралган.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Фото: orenburzhie.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/663689.
Читайте нас: