Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2021, 11:36

Беренче сыйныфка – яңа кагыйдәләр буенча

Без районның мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Исәнбаева белән очрашып, 1нче сыйныфка балаларны кабул итү кагыйдәләре турында сөйләштек.

- Гөлнара Мәкъсут кызы, агымдагы елда балалар беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча баралар, дигән мәгълүмат барлыкка килде.
- 2021 елда укучыларны яз көне үк җыя башлыйбыз. Элек булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризалар кабул итү 1 февральдән дә соңга калмыйча башланган булса, быел ул 1 апрельдә генә старт алачак. Өстәвенә, бу мәктәпкә беркетелгән биләмәдә яшәүче гаиләләргә һәм беренче сыйныфка төшкәндә балалары өстенлеккә ия гаиләләргә кагыла. Бу категория ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамланачак.
- Тагы нинди яңалыклар кабул ителде?
- Әгәр элегрәк документлар тапшырганнан соң баланы 7 көн эчендә кабул итсәләр, хәзер яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмә актын, барлык гаризалар кабул ителеп беткәннән соң – ягъни 30 июньнән соң, 3 эш көне дәвамында чыгара.
Бу мәктәптә беркетелгән биләмәдә яшәүче һәм өстенлек белән файдаланучы гаиләләргә генә кагыла. Өстенлек диюем, ул баланың абыйсы һәм апасы шушы мәктәптә укый икән, 1нче сыйныф укучысы да шунда тәү чиратта кабул ителә.
Бала беркетелгән мәктәп биләмә­сендә яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларына документларны 6 июльдән бирергә кирәк булачак. Урын калган булса, баланы мәктәпкә алачаклар. Буш урыннар тулганчы, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча баланы кабул итеп булачак. Бу урыннар булмаган очракта, баш тартырга мөмкиннәр. Бу очракта мәгариф бүлеге баланы икенче мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәчәк.
- Бала кайсы мәктәпкә барасын кайдан белергә?
- Мәктәпләргә беркетелгән биләмә­ләр турындагы мәгълүмат 2021 елның 15 мартына кадәр мәгариф бүлегенең һәм гомум белем бирү учреждениеләрнең рәсми сайтларында урнаштырылачак.
- Гаризаны кайда һәм ничек бирергә?
- Ата-аналар документларны шәхсән үзләре, заказлы хат белән почта аша, мәктәпнең электрон почтасы яки аның сайты аша, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр төбәк порталларын файдаланып җибәрә ала.
Безнең районда булачак беренче сыйныф укучыларының нәкъ төбәк дәүләт хезмәтләре порталы һәм “Электрон комплектлау” аша язылу җайга салынган. Балагызны беренче сыйныфка алуларын сорап гариза язу үрнәген сез мәктәп сайтында таба аласыз.
- Нинди документлар кирәк булачак?
- Мәктәпкә урнашу өчен: баланың әти-әнисенең яки законлы вәкиленең шәхесен раслаучы документының күчер­мәсе; баланың туу турындагы таныклыгы яки туганлыгын раслаучы доку­мент; баланы опекага яки попечительлеккә алынуын раслаучы документның күчермәсе; баланы яшәү урыны буенча яки беркетелгән урын буенча теркәлүе турында документның күчермәсен яки яшәү урыны буенча теркәлүне рәс­миләштерү өчен документларны кабул итү турындагы белешмәне (баланы укытуга яки беркетелгән биләмәдә укырга кабул ителгән очракта яки башлангыч гомум белем бирү программалары буенча укытуга өстенлекле кабул итү хокукы кулланылган очракта); баланың ата-анасының яки законлы вәкиленең эш урыныннан белешмә (укытуга чираттан тыш яки беренче чиратта кабул итү хокук булган очракта); психолог-медицина-педагогика комиссиясе нәтиҗәсенең күчермәсе (булган очракта): төп гомум белем турында аттестат (әгәр 10нчы сыйныфка булса) тапшырырга кирәк булачак.
- Гөлнара Мәкъсут кызы, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Светлана Карпова әңгәмәләште.
Читайте нас: