Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 февраль 2021, 12:05

Тәрбиячеләр балалар бакчасы түбәсен кардан чистартырга тиешме?

Аларны страховкасыз кар тазарттырган бакча мөдиренә җәза биргәннәр.

Новокузнецкидагы 188нче балалар бакчасы мөдиренә кече тәрбиячеләрне страховкасыз бина түбәсен кардан чистартырга мәҗбүр иткән өчен дисциплинар җәза бирелгән. Бу хакта шәһәр Мәгариф һәм фән комитетына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Башта урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларында өч хатын-кызның һәм бер ирнең страховкасыз гына һәм махсус киемсез балалар бакчасы түбәсен кардан чистартканы һәм боз сөңгеләрен ватканы турында язма һәм фоторәсемнәр барлыкка килгән.

Тикшерү барышында кече тәрбиячеләрнең түбәне чистарту һәм ишегалдын җыештыру белән шөгыльләнүе ачыклана. Мәгариф оешмасы җитәкчесеннән аңлатма алынган, аңа дисциплинар җәза бирелгән.

Шәһәр хакимиятендә ассызыклавынча, түбәләрне кардан чистарту белән биеклек эшләре буенча кирәкле инструктаж узган белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш. Билгеле булуынча, бина түбәсен кардан чистарту тәрбиячеләр һәм педагоглар эше түгел. Аларның төп бурычы — балаларга белем һәм тәрбия бирү.

Гыйнварда нәкъ шуңа охшаш хәл Саратов өлкәсендә булган иде. Ул чакта губернатор Валерий Радаев Энгельс районы хакимияте җитәкчеләрен паркны кардан чистартуга педагогларны җәлеп иткән өчен тәнкыйтьләде.
Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/692164.
Читайте нас: