Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2021, 17:25

Николаевкада мәктәпкәчә белем бирү төркеме ачтылар

Беркемгә дә сер түгел, балалар бакчасы белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бер өлеше генә тәэмин ителгән. Шул ук вакытта ул сабыйларга һәрьяклап үсешү һәм яшьтәшләре белән аралашу өчен бердәнбер урын булып кала.

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылының Николаевка авылында "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мондый мөмкинлек барлыкка килде. Урындагы мәгариф учреждениесендә мәктәпкәчә белем бирү төркемен ачтылар. Ата-аналар һәм сабыйларның штлыгына 2020 елда федераль һәм республика акчаларына урындагы мәктәпнең өч сыйныфын үзгәртеп корып, балалар бакчасы итеп җиһазландырдылар. Моннан тыш, муниципаль бюджет исәбенә янәшәдәге биләмәне төзекләндерергә дә мөмкин булды. Хәзер биредә беседкалар, эскәмияләргә, уен урыннары барлыкка килде.
Бүген матур, якты, уңайлы бүлмәләрдә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 15 бала белем ала, соңрак аларның саны 35кә җитәчәк. Балалар бакчасына тәрбияче һәм аның ярдәмчесе кабул ителгән, алга таба тагын бер хезмәткәр алачаклар.
Сабыйлар мәктәп ашханәсендә махсус балалар менюсы буенча туклана.
Әлеге вакытта районда 3 яшькә кадәрге 400дән артык бала бакчага чират көтә. Аларның күп өлеше район үзәге һәм Кабак авылына туры килә. Шунысы куанычлы, бүгенге көнгә райондагы 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тулысынча балалар бакчасы белән тәэмин телгән. Мондый күңелле вакыйгалар демографик проблемаларны уңышлы хәл итүнең нигезе булыр, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: район хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: