Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 март 2021, 23:15

БДИ тапшыру җиңелрәк булачак

Мәктәп укучылары өчен йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре расланды.

Агымдагы елда Русия мәктәпләрен тәмамлаучылар яңа коронавирус йогышы таралу хәвефен киметү өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча узачак. Тиешле карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Русия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, быел тугызынчы сыйныф укучылары имтиханнарны сайлау буенча тапшырмаячак. Төп гомуми белем турындагы аттестатларны алар бары тик ике мәҗбүри фән — урыс теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырып алачак.

Югары уку йортларына керергә җыенмаган 11нче сыйныфны тәмамлаучыларга Бердәм дәүләт имтиханы урынына ике фәннән — урыс теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырырга кирәк булачак. Шул нигездә алар урта гомуми белем турында аттестат алачак.

Югары уку йортларында укырга җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары кирәкле фәннәр буенча БДИ тапшыра. Шул ук вакытта аттестат алу өчен аларга урыс теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә җитә. БДИ шулай ук вузларга укырга керергә җыенучы узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны вакытыннан алда тапшырырга әзер булган 10нчы сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк.

11нче сыйныфны тәмамлаган инвалид балалар өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә булачак. Аттестат алу өчен аларга йә дәүләт чыгарылыш имтиханы, йә урыс теленнән БДИ тапшырырга кирәк.

Шул ук карар белән Мишустин Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә 29 мартка кадәр яңа үзенчәлекләрне исәпкә алып, хокукый актларга төзәтмәләр кертергә кушты.

Фото: urokangl.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/698346.
Читайте нас: