Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 март 2021, 21:45

БДИдан баш тартырга ярыймы?

Былтыр укучыларның 10 проценты имтиханда катнашмаган.

“Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаевның сүзләренә караганда, узган ел имтиханда катнашудан чыгарылыш сыйныф укучыларының 10 проценты баш тарткан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Быел да шулай булачак. Ун процент — аз түгел, шуңа күрә бу экспертлар фикер алышуы өчен җитди мәсьәлә булырга мөмкин. Без бары тик БДИ һәм башка бернинди сайлау мөмкинлеге булмаган мондый альтернативасыз юлны сакларга тиешме?" — дип ассызыклый Мурзаев.

Билгеле булуынча, быел вузларга укырга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ урынына урыс теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачак.

Быел БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак.

Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/708805.
Читайте нас: