Үзән
+4 °С
Облачно
Мәгариф
9 Марта 2021, 07:29

“Гомерегезне куркыныч астына куймагыз!”

С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбененең 5 А сыйныфында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Аны Русия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге тәфтишчесе, юстиция капитаны Рита Фәхретдинова алып барды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рита Фидаил кызы дәресне уен формасында оештырды. Шуңа да укучылар аны бик җылы кабул итте. Балалар белән юлларда үзләрен тоту кагый­дәләре турында сөйләде һәм “Хә­вефсез юл” уенын үткәрде. Укучылар ике командага бүле­неп, девиз уйладылар һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр.
Дәреснең күп өлеше үзеңне автомобильдә һәм автобуста ничек тоту кирәклегенә багышланды. Бүген балалар юл хәрәкәтендә актив катнашучылар. Укучыларның күбесе мәк­тәпкә транспорт белән йөри. Рита Фәхретдинова “Автобуста барганда каеш эләктерергә кирәкме? “, “Һәлакәт булган очракта, кресло балаларны коткарамы?” кебек темалар буенча сорауларын бирде, ә балалар үз фикерләрен белдерде.
- Бүген без юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшер­дек. Һәм, иң мөһиме, балалар гомерне куркыныч астына куярга кирәкмәвен аңладылар, - ди Рита Фидаил кызы.
5нче А сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен югары дәрәҗәдә белү­ләрен күрсәтеп, сыйныф сәгатендә актив җавап бирделәр. Малайларның берсе юл-патруль хезмәте инспекто­рының экипировкасын киеп карады.
- Әңгәмә бик кызыклы үтте. Табышмаклар ошады. Мин мәктәпкә көн саен я автобуста, я әни белән таксида йөрим. Юлларда машиналар күп, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк, - ди Динислам Гыйрфанов.
Сыйныф җитәкчесе Диана Фарух кызы Ялчыголова билге­ләвенчә, полиция вәкилләре белән очрашулар һәрвакыт балаларга кызыклы. 5нче А укучылары юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рәсемнәр әзер­ләгән. Алар Эчке эшләр ми­нистр­л­ыгының район бүлеге музеена куелачак. Ә Рита Фәхретдинова конкурста катнашканкан балаларга татлы бүләкләр таратты, шулай ук сыйныфка юл хәрәкәте ка­гыйдәләре турында китап бүләк итте.
- Юлларда сак булыгыз! - дип киңәш бирде ул балаларга.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас