Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 март 2021, 10:30

Белемнәрен тикшереп карадылар

Шул көннәрдә 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә районның 11нче сыйныф укучылары өчен төбәк-күнекмә имтиханы үткәрелде.

154 укучы рус теле әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханы яздылар. Ул чын имтиханга хас башкарылды. Балалар имтиханга паспорт һәм кара гелийлы ручка алып килде. Шулай ук теләге булганнарга шоколад һәм су алып керергә рөхсәт ителде. Мәктәпкә керер алдыннан аларның тән температурасы үлчәнде, куллары антисептик белән эшкәртелде. Тимер эзләү җайланмасы белән тикшереп чыкканнан соң, укучылар сыйныф бүлмәләре буйлап таралдылар. Имтихан 3 сәгать ярым дәвам итте.
Кайбер ата-аналар һәм балалар сынау имтиханнарын үткәрү чыгарылыш укучыларының тормышын катлауландыра гына, дип исәплиләр. Ләкин ул алай түгел. Әлбәттә, узган ел имтихан тапшырганнарның сөйләвенә дә ышанырга мөмкин. Ләкин ышанычлырак булсын өчен чит кешенең тәҗрибәсенә таянырга түгел, ә үзеңә сынап карау яхшырак. Мондый имтиханнар шуның өчен үткәрелә дә инде.
Алар имтиханны чынбарлыкта аңларга гына түгел, андагы атмосфераны тоярга да булышлык итә. Моннан тыш, оештыручылар укучының белеме чынбарлыкка туры килү-килмәвен бәяли, ә укучылар сынау имтиханнарын тапшырып, үз белемнәрен һәм мөмкинлекләрен сыный ала.
Светлана Карпова.
Читайте нас: