Авылга кергән урында иң калку урында балалар Архангель Михаил гыйбадәтханәсенең гөмбәзен күрделәр. Тәүге чиркәү бинасын төзеткән һәм анда тәүге рухани булып Авксентий Юртов хезмәт иткән. Сугыштан соңгы елларда аны ябалар һәм сүтеп ташлыйлар. Аны 1990 елда гына тергезәләр. Хәзер ул җимерелгән чиркәүдән бераз читтәрәк урнашкан. Аннан ерак түгел урында протоирей Авксентий Юртов җирләнгән.
А.Юртовның музее күпфункцияле мәдәни үзәктә урнашкан. Китапханәче Анисия Михайлова балалар өчен экскурсия үткәрде. Аның барышында алар күренекле шәхес, педагог, этнограф, тәүге мордва әлифбасының авторы Авксентий Филиппович Юртовның тормышы турында бик күп нәрсә белделәр. Музей 1994 елда мордва мәгърифәтчесенең тууына 140 ел тулу хөрмәтенә ачылды. Андагы тарихи-этнографик күргәзмә залында борынгы көнкүреш әйберләре, мордва һәм чуваш халык костюмнары һәм китаплар саклана. Ә стенадагы планшетларда мордва халкының тарихы һәм галимнең биографиясе күрсәтелә. Шулай ук укучылар Юртовның тәүге мордва әлифбасын кулларына тотып карый алдылар.
Экскурсоводның сүзләре буенча, Авксентий Юртовның оныгы Анатолий һәм оныкасы Елизаветаның тырышлыгы белән 1990 елдан башлап республикада мордва мәгърифәтчесенең истәлеген саклау һәм мәңгеләштерү өчен байтак эшләр башкарылган.
Гомумән, балалар экскурсиядән канәгать калдылар.
Елена Миляускас, сыйныф җитәкчесе.