Үзән
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 апрель 2023, 14:31

“Шәйморатов укулары” конференциясе

Кырмыскалы гимназиясендә “Шәйморатов укулары” дигән районара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда махсус хәрби операциядән кайткан «Град” кушаматлы яугир катнашты. Чара Авыргазы, Архангель, Кырмыскалы районнарыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән укучыларны җыйды.

“Шәйморатов укулары” конференциясе
“Шәйморатов укулары” конференциясе

Конференция якташыбыз, Русия Федерациясе Герое, 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар дивизия командиры, генерал-майор Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов истәлегенә багышланды. Аны район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Чыңгызова ачып җибәрде.

- Сез белемегезне күрсәтергә, генерал Шәйморатов кебек легендар кеше турында тикшеренүләрегез белән таныштырырга килдегез. Бу искиткеч биографияле кеше. Без аның турында яңа фактлар ишетербез дип ышанам, - диде Гүзәл Ринат кызы.

Кырмыскалы гимназиясе директоры Фәнис Ходайдатов катнашучыларны сәламләде.

- Әлеге конференцияне үткәрү идеясе бездә күптән барлыкка килде. Без мәктәп укучыларының якташыбыз, Русия Герое Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов турында нәрсәләр белүен күрергә теләдек. Моннан тыш, балалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында да эшләр әзерләделәр, – дип билгеләп үтте Фәнис Фуат улы.

Чарада Миңлегали Шәйморатовның бертуганының кызы Резеда Әхтәмова да катнашты.

– Генерал Шәйморатов һәм аның дивизиясе – безнең районның яугир кавалеристларның тормышын өйрәнү бик мөһим. Башкортстан дивизиясенең беренче составында 3865 кеше җибәрелгән. Аларның тормыш юлын өйрәнергә һәм истәлекләрен мәңгеләштерергә кирәк, – диде Резидә Шамил кызы.

Конференциядә кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы да кунакка чакырылды.

- Мин махсус хәрби операция зонасында булган урында кайчандыр генерал М.Шәйморатов сугышкан. Шундый якташыбыз булуы белән без чиксез горурланабыз. Аның тормышын өйрәнүегезгә шатмын. Барысына да уңышлар телим, - диде хәрби хезмәткәр.

Аннары балалар секцияләргә бүленде. Һәр укучының фәнни эше үзенчә кызыклы булды. Берәүләре Миңлегали Шәйморатов һәм аның иптәшләренең биографиясе турында сөйләсә, икенчеләре 1941-1945 елларда сугышкан туганнары белән таныштырды.

Кырмыскалы гимназиясе филиалы – Николаевка урта мәктәбенең тарих укытучысы Владимир Кобяков конференциягә ике укучысын алып килгән.

- Матвей Васильев белән без М.Шәйморатовның революциягә кадәрге булган чордагы биографиясен өйрәндек һәм мондый кызыклы эпизод таптык. Николаевка авылы кешесе - дядя Паша Уфада тимер юл остаханәләрендә эшләгән, агитатор булган. Миңлегали Минһаҗ улы Якимовлар пристанендә эшләгән. Шәйморатов истәлекләрендә дядя Пашаның аның янына килүе, Ленин турында сөйләве турында язган. Ә җыелган эшчеләр нәрсә турында сөйләгәнен жандармнар ишетмәсен өчен Шәйморатов тальянкада уйнаган. Без Павелның фамилиясен, аның биографиясен белергә телибез. Авылда 1900 елда чыккан “Искра” гәзите саклана. Аларны, мөгаен, шул ук дядя Паша алып килгәндер, - дип сөйләде Владимир Михайлович.

Конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар - Прибельский мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Самира Сафарова, Талбазы авылының Ф.Назаров исемендәге башкорт гимназиясенең 2нче сыйныф укучысы Алмаз Галиев, Кырмыскалы гимназиясенең 2нче сыйныф укучысы Роман Чебаев, Кырмыскалы гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Ралина Самикова, Кырмыскалы гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Аяз Сагадеев, Кырмыскалы авылының 2нче санлы урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Самира Курмашева, Бозаяз авылының Ф.Әсәнов исемендәге урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Алина Волокушина, Кырмыскалы гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Кәримә Мөхәмәтшина, Стәрлетамак шәһәренең В.И.Ленин исемендәге 2нче санлы лицей-интернатның 9нчы сыйныф укучысы Динара Хәсәнова, Иске Кыешкы авылының С.Т.Аксаков исемендәге урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Аида Бәдретдинова, Архангель районының Кысынды урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Дания Хәсәнова, Кырмыскалы гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Аскар Әрдәширов, Талбазы авылының Р.Назаров исемендәге башкорт гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Ислам Әлмөхәмәтов.

Бүләкләү тантанасында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева катнашты. Ул конференциядә катнашучыларга дипломнар тапшырды.

- Мин балаларга башкарган эшләре өчен, шулай ук укучыларга әзерләнергә ярдәм иткән фәнни җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Алдагы фәнни эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын, - диде Гөлнара Мәкъсут кызы.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

“Шәйморатов укулары” конференциясе
“Шәйморатов укулары” конференциясе
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: