Күп еллар инде әти-әниләр балаларын кунакчыл балалар бакчасына алып килә. Сабыйлар да бирегә шатланып йөриләр, чөнки монда аларга күңелле, рәхәт һәм кызык. Көн саен аларны изге күңелле һәм хәстәрлекле хезмәткәрләр каршы ала.
Безнең балалар бакчасы 2006 елда ачылды, башта анда нибары егермеләп бала йөреде. Хәзер биредә инде өч төркем эшли - балалар саны да дүрт тапкырга артты. Безнең чыгарылыш укучылары мәктәп программасын яхшы үзләштерәләр, алга таба төрле югары уку йортларына укырга керәләр. Кайчандыр безнең балалар бакчасына йөрегән ике батыр егетебез бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашалар.
27 сентябрьдә Русиядә Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Бөек рус язучысы М.Горький: “Балаларны яратырга икәнен тавык та белә, ә менә аларны тәрбияли белү - талант һәм тормышны киң белүне таләп итә торган бөек дәүләт эше”, - дип язган. Һәм бу чыннан да шулай, бу өлкәдә үз эшенең чын энтузиастлары эшли. Тәрбияче булу - ул зур сабырлык, берьюлы егермедән артык сабый турында кайгырту, аларны наз һәм игътибар белән уратып алу, ә җавап итеп алардан бик күп уңай тәэссоратлар алу.
Бу куанычлы бәйрәм көнендә үзләренең язмышларын, бөтен сөюләрен балаларга тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр турында сөйләп үтәсем килә. Безнең учреждениегә үз эшенең остасы, яшьләрнең остазы Регина Вәсим кызы Сәлахетдинова җитәкчелек итә. Ул ачык йөзле һәм изге күңелле кеше. Коллективыбыз зур һәм тату гаиләдә кебек, үзара аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Безнең балалар бакчасында уңайлы, чиста һәм матур. Стеналарда балалар иҗади эшләренең даими алмашынып торган күргәзмәләре, Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча стендлар урын алган. Шулай ук талантлы тәрбиячеләр башкарган әкият сюжетлары һәм персонажлары бизи. Биредә тәрбиячеләр Нурия Зәки кызы Вәлиуллова, Гөлнара Рәүф кызы Хәкимова күп еллар эшлиләр. Ашнакчылар Валентина Михайловна Нафикова һәм Гөлнара Фәез кызы Гобәйдуллина тәмле һәм сыйфатлы ризыклар пешерәләр. Соңрак безнең тату коллективка хезмәткәрләр Фәзилә Нәзир кызы Әхтәмова һәм Галия Рәфит кызы Галиева кушылдылар.
Безнең эшне тәрбияче ярдәмчеләре - Резеда Нәркис кызы Хафизова, Флизә Нәҗип кызы Гыйльметдинова һәм Лариса Марсель кызы Шараповадан башка күз алдына да китереп булмый. Шәфкать туташы Дилә Шамил кызы Насретдинова балаларның сәламәтеген тикшереп тора.
Музыка җитәкчесе Юлия Александровна Дронь балалар өчен кызыклы һәм чагу чаралар, спорт бәйрәмнәре әзерли һәм үткәрә. Балаларны тәрбияләүдә актив катнашкан ата-аналарга без рәхмәтлебез. Барлык хезмәткәрләр дә балалар бакчасындагы һәр балага күңелле, тыныч һәм уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тиешлеген аңлый. Һөнәри бәйрәмебездә барлык хезмәттәшләремә сәламәтлек, иминлек, тормышыбызда якты һәм шатлыклы мизгелләр, киләчәк көннәребез безгә тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телисе килә.
Гөлнара ХӘКИМОВА, тәрбияче.