Укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылары бу чараны оештыруга бик җаваплы карадылар. Ярминкәдәге һәр өстәл үзенең бизәлеше һәм бай ассортименты белән игътибарны җәлеп итеп торды.
Һәр сыйныф үз прилавкасын бизәргә тырышты, балалар төрле костюмнар киделәр, халыкны җәлеп итәр өчен чакырулар уйлап таптылар. Биредә көзге байлыклар, пешкән камыр ризыклары, тозланган яшелчәләр, бәйләнгән әйберләр, кул эшләре тәкъдим ителде. Ярминкәдә шул мәктәпне тәмамлаучы - махсус хәрби операция сугышчысы да катнашты.
Җыелган барлык акчалар, ә бу 36778 сум, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.
Бу чара махсус хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек кенә биреп калмады, ә барлык катнашучыларга уңай хис-кичерешләр һәм тәэссоратлар да бүләк итте.
Камилла Кадрмаева, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе.