Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы матбугат кампаниясен А.Н.Хисмәтуллина җитәкчелегендәге почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре яхшы нәтиҗәләр белән үткәреп җибәргән. Әйткәндәй, хат ташучыларның берничә тапкыр район гәзите редакциясе бүләгенә лаек булуы да күп нәрсә турында сөйли. Агымдагы елда исә Зәлия Гаетколова, «Үзән» гәзитен иң күп яздыручы буларак, безнең махсус бүләккә ия булды. Шуңа киләсе матбугат кампаниясе дә биредә оешканлы һәм нәтиҗәле булыр, дип өметләнәбез. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ф.Ф.Гайнуллин да чыгышында почта хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткереп, шундый ук ышанычын белдерде.
Гомумән алганда, бу очрашу оешкан һәм җылы шартларда үтте. Аны оештыруга үз өлешен керткән журналистика ветераны, танылган шагыйрь һәм язучы Риф Йөзлекбаев авылдашларына гәзит эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм район гәзите һәр гаиләдә булырга тиеш, шул чакта гына балаларыбызда туган илгә, туган телгә сөю, патриотлык хисе тәрбияли алачакбыз, дип өстәде.
Халык та фикер алышуда актив катнашты. Кемдер сорауларын бирсә, кемдер тәкъдимнәрен җиткерде, үз фикерен белдерде. Мәсәлән, мәгариф өлкәсендә 40 елдан артык эшләүче Фәнәзия Җәүдәт кызы Гайсинаның район гәзитен бик күп еллар берөзлексез алдыруы күренеп тора. Нинди темалар яктыртылуы, нинди рубрикаларның актуаль булуын билгеләп үтте ул. Район гәзитен яратып укуы, шулай ук республика һәм үзәк басмаларына да даими язылуын белдерде. Ул шулай ук гәзит битләрендә юрист киңәшләре басылса, бик яхшы булыр иде, дигән теләген җиткерде. Мәгариф ветераны Финә апа Кәримова район гәзитен 18 яшеннән алдыруын һәм матбугат кампаниясе башлану белән беренчеләрдән булып язылуын әйтеп үтте. Гәзиткә даими язылучыларыбызның берсе Рима Гайсинаны гәзитнең хакы кыйммәт булуы борчый.
Әлбәттә, бу көнне очрашуга килгән мәктәп укучылары фикерләрен әйтергә бераз оялып утырсалар да, залга килеп керү белән утыргычлардагы татар, башкорт телләрендәге гәзитләрне кулларына алып укый башлаулары күңелгә җылы йөгертте һәм район басмаларының биредә киләчәге өметле булуына ышаныч уятты.