Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
17 ноябрь 2017, 16:57

Гәзит белән дус булсаң...

“Атна саен бүләк” акциясендә катнашып, җиңү яулаган чираттагы укучыбыз – Арслан авылыннан Фәүзия Исмәгыйль кызы Ильясова.

Әйткәндәй, бу юлы Фәүзия апа бер елга ук язылып куйган, чөнки шулай уңайлы да, очсызрак та, ди ул. Ә гомумән алганда, Ильясовлар район гәзитенең күптәнге һәм тугры дуслары – аны дистә еллар дәвамында берөзлексез алдыралар һәм яратып укыйлар. Шулай ук “Манзара”, “Диләфрүз”, “Даирә” гәзитләренә дә теләп язылалар.
- Бүген телевизор, радио эшләп торуга карамастан, гәзитсез яши алмыйбыз. Бу электән килгән гадәт, гәзит-журналларсыз торган булмады, шуңа киләчәктә дә язылачакбыз, - дип ышандырды ветеран.
Тормыш иптәше Рәсил Нурмөхәммәт улы белән 57 ел тату гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген оныклары, туруннары өчен өзелеп торалар.
Читайте нас: