Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
1 декабрь 2017, 14:04

Гәзиткә языл һәм бүләк от!

Кадерле дуслар! Матбугат кампаниясе, аның белән бергә безнең конкурслар да дәвам итә.

Кадерле дуслар! Матбугат кампаниясе,
аның белән бергә безнең конкурслар да дәвам итә.
- 1 декабрьдә Кырмыскалы почтамты бинасында “Гәзиткә язылучылар көне үтә. Шунда ук район гәзите редакциясе “татлы акция” оештыра. “Үзән”, “Кармаскалинская новь» гәзитләренә язылучыларны татлы бүләкләр көтә. Башлана – 10.00 сәгатьтә.
- 8 һәм 15 декабрьдә район гәзите редакциясендә “Атна саен бүләк” акциясе чикләрендә бүләкләр уйнатылачак.
- 23 декабрьдә Кырмыскалы авылының мәктәпара уку комбинатында һәвәскәр автомобильчеләр арасында “Бәхетле авто” уены үткәрелә. 8 бәхетле кеше йортына компрессорлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр белән кайтып китәчәк. Башлана – 12.30 сәгатьтә.
Шулай ук гыйнвар аенда 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында шәп бүләкләр уйнатачакбыз. “Уңышлар” компаниясеннән 1500, 1000 һәм 500 сум күләмендәге өч сертификат, Риф Йөзлекбаевның китаплары, Елена Янтураевадан зур торт, “БИК” кибетеннән фотоальбомнар һәм башка бихисап бүләкләр сезне көтә. Акцияләрдә катнашу өчен сезгә гәзиткә язылып, квитанциянең күчермәсен түбәндәге адрес буенча район гәзите редакциясенә җибәрергә генә кирәк: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7/1.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8-905-35-44-759, 8 (34765) 2-32-82, 2-32-85.
Читайте нас: