Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
5 декабрь 2017, 12:34

Ташламалар да, татлы бүләкләр дә...

Бөтенрусия матбугат декадасы чикләрендә узган җомга көнне Кырмыскалы почтамтында йолага әверелгән Гәзиткә язылучылар көне үткәрелде. Анда район гәзите редакциясе дә катнашып, үзенең укучылары белән күзгә-күз очрашып сөйләшә, фикер алыша алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, почта хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән бу чара матбугат басмаларына язылучыларның күңелендә җылы хатирәләр белән озак саклансын өчен без чын бәйрәм ясарга тырыштык.

Иртән-иртүк күңелле музыка район үзәгендә яшәү­челәрне дә, кунакларны да почта бүлекчәсенә чакырды. Ә анда Кыш бабай һәм Карсылу катнашлыгында бай программа көтте. Алар почта бү­лекчәсенә килгән һәр кешегә бүләкләр таратты, шаян сүз­ләре һәм изге теләкләре белән күңел­ләрен күтәрергә тырышты.
Бүгенге заманда кешеләр­нең күбесе мәгълүматны интернеттан алуга карамастан, кәгазь басмаларны үз итүчеләр дә күп әле. Менә алар бу көнне икеләтә отты, дисәм дә ялгышмам, чөнки яраткан бас­маларына ташламалы хакларга язылу белән беррәттән, бихисап бүләкләргә дә ия булдылар. Почта хезмәткәрләре һәр язылучыга китаплар, журналлар, календарьлар бүләк итсә, район гәзите редакциясе татлы призлар таратты.
Почтамтның матбугат бү­леге инструкторы Д.П.Иванова сүзләре буенча, бу көнне тутырылган квитанцияләр буенча район гәзите алда бара – берничә сәгать эчендә генә 30га якын кеше район басмаларына язылырга өлгергән. “Башкортстан”, “Киске Өфө”, “Республика Башкортостан” гәзитләренә язылучылар да байтак булды. Шулай ук “Диләфрүз”, “Манзара”, “1000 киңәш” гәзитләренең популяр булуын кыю әйтә алабыз – эчтә­лекле һәм әллә ни кыйм­мәт булмаганлыктан, аларга язылучылар бихисап иде.
Матбугат кампаниясенең кызу чоры бара. Яраткан басмаларга язылырга өлгермә­гәнсез икән, ашыгыгыз – 10 декабрьгә кадәр дәвам иткән декада вакытында сез өстен­лекле хаклар буенча гәзиткә язылып, акчагызны янга калдыра аласыз.
Акция чиклә­рендә “Үзән” гәзитенә (индексы 00061) язылу 10 процентка кимегән һәм ул 6 айга – 751 сум 74 тиен, шимбә санына (индексы 00601) язылу 542 сум 88 тиен тәшкил итә. Ә инде бер елга язылганда ул сезгә 1375 сум 54 тиенгә тө­шәчәк.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: