Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
12 гыйнвар 2018, 12:04

Гәзитсез дөнья сансыз

“Атна саен бүләк” акциясендә чираттагы җиңүчебез янә Яңа Кыешкы авылыннан. Ф.З.Гайсинаның район гәзите белән дуслыгы дистә еллар дәвам итә.

Тумышы белән Финә Зөфәр кызы Шәйморатов авылыннан. 1960 елда хезмәт юлын Яңа Кыешкы авылы мәктәбендә биология укытучысы буларак башлап җибәрә һәм барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Язмышын шул ук авыл егете Рифхәт Исмәгыйль улы (кызганычка каршы, хәзер мәрхүм инде) белән бәйләп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Матбугат басмаларына язылу гадәте дә аларның шул еллардан ук килә. Вакытында үзләренә генә түгел, балалары өчен дә бик күп гәзит-журналлар алдыралар.
Олы яшьтә булуына карамастан, Финә апа бүген дә байтак басмаларга языла. Шулай ул райондагы, республикадагы һәм илебезгәге яңалыклар белән даими танышып, барлык вакыйгалардан хәбәрдар булып яши. Матбугат кампаниясе чикләрендә авыл мәдәният йортында оештырылган очрашуга да килеп, үзенең фикерләре белән уртаклашты, теләкләрен җиткерде. Гомумән, район гәзитенең язмышына битараф булмавы күренеп тора. Димәк, безнең бүләккә дә ул, һичшиксез, лаек кеше.
Эльвира Хөснетдинова.
Читайте нас: