Бу тантаналы чарада ел дәвамында укучыларны повестьлары, хикәяләре һәм хисләргә бай шигырьләре белән сөендереп торган Яңа Кыешкы авылыннан Риф Йөзлекбаев, искиткеч кызыклы юморескалары, авылда уздырылган мәдәни чаралар турындагы мәкаләләре белән гәзитебезне баетып җибәргән Сахай мәдәният йорты директоры Таһир Вилданов, эчтәлекле һәм моңлы җырлары, күпсанлы шигырьләре өчен күренекле якташыбыз – җырчы-шагыйрь, БРның атказанган мәдәният эшлеклесе Рамил Чурагулов, якташларының иҗади кичәләрен оештырган һәм китапханә эшчәнлеген даими яктыртып барган Прибельский модельле балалар китапханәсе баш китапханәчесе Эльвира Яраева, шул ук авылда уңышлы эшләп килүче Балалар техник иҗат үзәгенең эшчәнлеген яктыртучы өстәмә белем бирү педагогы Рәшидә Гыймаева Кырмыскалы мәгълүмат үзәгенең дипломнары белән бүләкләнде. Шулай ук активистлар – гәзитебезне мәкаләләре белән тулыландырып торган, матбугат кампанияләрен оештыруда зур өлеш керткән авторларыбызга Мактау грамоталары тапшырылды. Гәзиткә язылу чорында активлык күрсәтеп, район басмасына яздыру буенча планнарын арттырып үтәгән хат ташучылар – Бозаяз почта бүлекчәсеннән Халидә Акбашева, Яңа Кыешкыдан - Зәлия Гаетколова, Сахайдан – Минниса Вәлиева, Иске Бәбечтән – Эльвира Халитова, шулай ук иганәчеләребез – “Уңышлар” компаниясе җитәкчесе Р.Ф.Абзанов, “БИК” кибете директоры З.Р.Пухова, шәхси эшкуар Е.В.Янтураева, “Кармет” җәмгыяте җитәкчесе Д.Ф.Насыйров, “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте генераль директоры Ф.Г.Мөхәммәтҗанов, “Альянс” җәмгыяте генераль директоры И.И.Гайнетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә лаек булган Рамил Мотаһар улы үзенең бүләкләрен таратты.
- Сезнең хезмәтегезне мин бик яхшы аңлыйм, чөнки үземә дә вакытында мөхәррир булып эшләргә туры килде. Бүген безнең төп бурыч – район гәзитен тагын да укымлырак итү. Чираттагы матбугат кампаниясен уңышлы тәмамлап, тираж буенча планны үтәгәнсез икән, бу сезнең үз бурычларыгызга намуслы каравыгыз турында сөйли, - диде якташыбыз.
Яңа ел алдыннан игълан ителгән конкурсларда катнашучылар да бүләксез калмады - гәзит укучыларыбызны кызыклы юморескалары белән сөендергән өчен Сахайдан Таһир Вилданов, Сәвәләйдән Таһир Дәүләтбаевка рәхмәтлебез. Ә Кырмыскалы авылыннан Лена Әминева берьюлы өч бәйгедә дә катнашты – сувенир, ел символына багышлап язылган шигырьләрен һәм Яңа елны ничек каршылавы турында язылган юморескасын җибәрде.
Алдан хәбәр итүебезчә, бу көнне гәзиткә язылучылар арасында лотерея уены да оештырылды.
Әйткәндәй, “Бәйләнештә” челтәрендә ул онлайн-режимда күрсәтелде. Менә алар, бүләк ияләре. Елена Янтураевадан тортка сертификатлар – Кырмыскалы авылыннан Г.Надыршина һәм Шәйморатов авылыннан М.Моратшинга чыкты. “Уңышлар” компаниясе сертификатлары да үз иясен Кырмыскалы авылында тапты: 500 сумлык сертификат – С.Сөләймановага, 1000 сумлыгы – Р.Әхмәровага, 1500 сумлыгы Р.Назыйровага эләкте. “БалЧис” компаниясеннән машина юуга сертификат – Ефремкино авылыннан З.Воронцовага тиде. Шул ук авылдан С.Дмитриева “БИК” кибете биргән фотоальбомга лаек булды.
Билгеле автор Риф Йөзлекбаевның китаплары “Үзән” гәзитен укучыларга – Колыш авылыннан Зәбирә Маннапова, Сахайдан - Мөхәммәтшин (Яшьләр урамы,2) һәм Фәнүзә Фәхретдиновага чыкты. Рамил Чурагуловның дискларына Сахайдан У.Байназаров, Шәйморатовтан М.Моратшин, Константиновкадан В.Платонов, Кырмыскалы авылыннан О.Иванова һәм Ш.Кормаев лаек булды.
Шулай ук декабрь ахырында район гәзите редакциясе “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты белән берлектә “Бәхетле АВТО” акциясе уздырды. Ул көнне Кырмыскалы мәктәпара комбинатына үзенең бәхетен сынап карарга 60ка якын кеше җыелды. Шулай да, автомобильчеләр өчен бүләкләр санаулы гына иде. Бу юлы аларга Кырмыскалы авылыннан Урал Дилмөхәммәтов, Валерий Чугункин, Радик Насыйров, Флюр Ибраһимов, Владик Исмәгыйлев, Олыкүлдән Владимир Дмитриев һәм Зилә Назарова, Илтуганнан Равил Килдеяров ия булды.
Район гәзите редакциясе мондый акцияләр, конкурсларны киләчәктә дә оештырып торачак. Бу юлы бүләк отмагансыз икән, борчылмагыз, икенче вакыт бәхет фәкать сезгә елмаер. Иң мөһиме, бергә булыйк, бергә калыйк, дуслар!