Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
23 гыйнвар 2018, 11:40

Гәзитле дә, бүләкле дә булдым

Район гәзите белән дуслыгым бәләкәй чактан ук башланды, дисәм дә ялгыш булмас һәм ул дистә еллар буе дәвам итә. Аны үзем генә түгел, барлык гаиләбез белән яратып, кулдан-кулга йөретеп, бер җөмләсен калдырмый укыйбыз. Елдан-ел «Үзән» гәзитенә матбугат кампаниясе башлану белән тәүгеләрдән булып язылып куябыз.

Райондагы, республикадагы, иле­бездәге яңалыклар белән безне ул таныштыра. Гәзит битләрендә басылган спорт яңалыкларын, хезмәт алдынгылары, үткәрелгән чаралар турындагы мәкаләләрне дә кызыксынып укыйбыз. Районыбызда иҗат белән шөгыль­ләнгән һәм шигырьләрен, хикәя-юморескаларын гәзит битләрендә бастырып торган авторларга рәхмәтлемен. Киләчәктә дә иҗат җимешләрегез белән гәзит укучыларны сөендереп торыгыз.
Яңарак район гәзите редакциясе тарафыннан оештырылган лотерея уенында катнашып, Елена Янтураеваның татлы бүләкләрен һәм Рамил Чурагу­ловның җырларыннан торган диск оттым. Бу минем өчен зур куаныч булды. Шундый игътибарыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Район гәзите киләчәктә дә гаиләбезнең аерылгысыз дусты булып калачак.
Мидхәт Моратшин.
Шәйморатов авылы.
Читайте нас: