Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
13 апрель 2018, 11:50

«Без алдырабыз, сез дә язылыгыз!»

Узган җомга көнне “Яраткан басмаңа языл!” марафоны чикләрендә, район гәзитләре редакциясендә 2018 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында лотерея уйнатылды. Бу юлы Шәйморатов авылында яшәүче безнең даими укучыбыз Гәүһәр апа Фәхрисламовага да бәхет елмайды.

- Район яңалыкларын үз эченә сыйдырган район гәзитен элек-электән алдырабыз һәм яратып укыйбыз. Районда һәм республикада булган яңалык­ларны аннан укып беләбез. Биредә алдынгы карашлы һәм оста куллы кешеләр, аларның язмышы, җыр-биюгә маһирлар белән танышырга һәм башка бик күп мәгълүматлар алырга мөмкин.
Гәзитне ел саен алдырсак та, моңа кадәр квитанцияне җибәргән юк иде. Бу юлы 2018 елның икенче яртысына язылу белән күчермәсен хат аша салып җибәрдек. Күп тә үтмәде, безгә шалтыратып, лоторея уенында җиңеп чыгуыбыз һәм стена сәгате отуыбыз турында әйттеләр. Без моңа бик шатбыз. Киләчәктә дә алдырачакбыз, укыячакбыз, күршеләргә һәм танышларга да язылырга кушачакбыз. Гәзит хезмәткәрләренә авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез. Без бүләк оттык, сез дә бәхетегезне сынап карагыз, - ди Гәүһәр апа.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
Читайте нас: