Бу юлы “Һәр атна бүләк” акциясендә Кырмыскалы авылыннан Елена Хәбибуллина, Финә Мөхәммәтҗанова, Альфира Кәримова, Сәкинә Садртдинова, Сәлимә Йосыпова, Арслан авылыннан Рәсилә Абдрахманова, Иске Кыешкы авылыннан Таңсылу Байегетова, Бишаул-Уңгардан Фәһимә Абдрафикова һәм Актүбә авылыннан Зөлфия Мөхәммәтшинага бәхет елмайды. Район үзәгендә яшәүче Камил Шәнгәрәев махсус бүләккә - шагыйрь Рамил Чурагуловның 27 апрельдә Уфа шәһәренең Яшьләр сараенда үткәреләчәк концертына чакыру билетына ия булды.
Хәтерегезгә төшерәбез, матбугат кампаниясе, аның белән бергә конкурслар да дәвам итә. 2018 елның икенче яртыеллыгына язылып, анда сез дә катнаша аласыз.