Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
24 апрель 2018, 12:09

Лотерея уены үткәрелде

Район гәзитләре редакциясендә “Яраткан басмаңа языл!” марафоны чикләрендә чираттагы тапкыр лотерея уены үткәрелде.

Бу юлы “Атна саен бүләк” акциясендә район үзәгеннән Марат Мөхәммәтов, Лилия Вәлиева, Илтуган авылыннан Фәүзия Зәй­нуллина (рәсемдә), Бозаяз авылыннан Саҗидә Мостаева, Алмалык авылыннан Роза Рафикова, Олы­күлдән Нурия Басыйрова, Үтәгән авылыннан Гөлсинә Хәсәнова, Шәрипкол авылыннан Альфира Галиуллина һәм Үрге Төкен авылыннан Имза Биктимеровка бәхет елмайды.
Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз һәм хәтерегезгә төшерәбез: акция дәвам итә! “Йоматау” шифаханәсенә юллама, телевизор, шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр отасыгыз килә икән, “Үзән” яки “Кармаскалинская новь” гәзитенә 6 айдан ким булмаган вакытка язылып, квитанциянең күчермәсен район гәзите редакциясенә җибәрегез: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7.
Читайте нас: