Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
4 Май 2018, 11:44

Чираттагы лотерея уены үткәрелде

Район гәзите редакциясендә “Яраткан басмаңа языл!” марафоны чикләрендә 2018 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында чираттагы тапкыр лотерея уены үткәрелде.

Бу юлы “Һәр атна бүләк” акциясендә Сихон авылыннан Валентина Павлова, Кырмыскалы авылыннан Нурия Мөхәммәтшина, Олыкүл авылыннан Владимир Дмитриев, Илтуган авылыннан Гөлчирә Кадаева һәм Әлфинә Насыйрова, Сахай авылыннан Мәдинә Латыйпова, Иске Бәбеч авылыннан Мансур Галиев һәм Мөкәй авылыннан Нәбирә Рәхмә­туллинага бәхет елмайды.
Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз һәм хәтерегезгә төшерәбез: акция дәвам итә, сезнең дә “Йоматау” шифаханәсенә юллама, телевизор, шулай ук башка кыйммәтле бү­ләкләр отасыгыз килә икән, моның өчен “Үзән” яки “Кар­маскалинская новь” гәзитенә 6 айдан ким булмаган ва­кыт­ка язылып, квитанциянең күчермәсен район гәзите ре­дак­циясенә җибәрергә генә кирәк: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7.
Читайте нас: