- Элек-электән бик күп гәзит-журналлар алдыра идек. Шулар арасында “Үзән” (элек “Хезмәт даны” иде) аерым урын алып, үзенә тартып тора. Хезмәт кешеләре, ветераннар турындагы язмаларны бирелеп укыйм, күбесе таныш кешеләр. Риф Йөзлекбаевның “Айсылу”, “Ләйсән” повестьларын да яратып кабул иттем, - ди ветеран.
Арслан авылында туып-үскән кыз җиденче сыйныфка кадәр Шәйморатов мәктәбендә белем ала, аны тәмамлау белән, урындагы хуҗалыктагы фермага бозау караучы булып эшкә чыга һәм барлык гомере “Бүләк” колхозы белән бәйле була. Тормыш иптәше Шәмсун Хаҗигали улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Зөлфия апа Гөлсинә кызы тәрбиясендә, барлык балаларының һәм онык-оныкаларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Район гәзитен дә алар бергәләп, гаилә белән укыйлар. Шулай булгач, бу гаилә белән дистә еллар дәвам иткән дуслык җепләре киләчәктә тагын да ныгыр, дип ышанасы килә.