Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
19 июнь 2018, 12:10

Очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте

Сигезенче тапкыр үткәрелгән “Журфест-2018” Сабан туенда район гәзитләре редакциясе коллективы да катнашты һәм бай тәэссоратлар белән кайтты. Быел ул Караидел районындагы «Йолдызлы» физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды.

Фестивальнең төп темасы бик зур һәм җитди иде: «Тел, мәдәният, этносны саклау коралы буларак – милли матбугат». Милли матбугатның бүгенге хәле һәм киләчәге турында чыгышлар да шактый күп булды: Русия Журналистлар берлегеннән, Башкортстан Республикасы Корылтае җитәкчеләре һәм башка республикалардан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре - барлыгы 500дән артык кеше катнашты.
Форум кунакларын Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары М.В.Михайлов, Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Б.Н.Мелкоедов, Русия Федерациясе Журналистлар берлеге секретаре Р.А.Серебряный, БР Журналистлар берлеге рәисе А.Х.Дәүләтбәков, Караидел районы башлыгы И.В.Гарифуллин һәм башкалар сәлам­ләде. Рәсми өлештән соң кунаклар “Русия халыкларының милләте һәм мәдәнияте” темасы буенча әзерләнгән һәм республикабызда яшәүче халыкларның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр, милли ихаталар буйлап үттеләр. Русиянең төрле төбәк­ләрен­дәге матбугат өлкәсе белгеч­ләре үткәргән тематик мәй­данчыклар, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре дә мавыктыргыч һәм файдалы булды. Анда эш ысуллары, бу өлкәдәге яңалыклар да, проблемалар да күтәрелеп чыкты. Гомумән, бу көнне журналистлар тәҗ­рибәләре белән уртаклашты, фикерен белдерде һәм кызыксындырган сорауларына җавап алды.
Сабан туен хәтерләткән бәйрәм спорт ярышларына, конкурсларга, уеннарга да бай булды. Шунысы куанычлы, агымдагы елда безнең район командасы волейбол буенча өченче урын яулады. Ә белорус һәм латыш халыкларының милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган ихата өчен Үзәк районара иҗади берләшмәсе составында диплом белән бүләкләнде.
Бәйрәм “Смайл” төрке­менең концерты һәм күңелле дискотека белән дәвам итте. Ә кич көне журналистлар учак янында сөйләшеп, гитара астында җырлар башкарып, аралашып утырды.
Журфест-2018 һәркемнең күңелендә озак сакланачак, чөнки ул очрашу һәм аралашу шатлыгы, тәҗрибә уртаклашу, күңел ачу мөмкинлеге, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Һәм, әлбәттә, һәркемгә тагын да бер елга җитәрлек иҗади илһам һәм яңа идеяләргә этәргеч биргәндер, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: