Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
26 июнь 2018, 14:00

Шифаханәгә юллама сезне көтә

Шул көннәрдә район гәзите редакциясендә “Яраткан басмаңа языл!” марафоны чикләрендә бүләкләр уйнатылды.

Бу юлы “Атна сан бүләк” акциясендә уңыш район гәзитен яратып укыган һәм даими алдырган Кырмыскалы авылыннан Фәнил Вәлиевка, Виктория Истратовага, Регина Гафаровага, Валерий Чугункинга һәм Рәзилә Хә­сәновага, шулай ук Ефремкинодан Юрий Ефимовка, Яңа Кыешкы авылыннан Илшат Газизуллин һәм Фәрит Гайнуллинга, Шәйморатов авылыннан Вәсим Моратшинга, Кушкүл авылыннан Рәфис Гайнуллинга елмайды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм редакциядә көтеп калабыз.
Гәзиткә язылучылар өчен без тагын да бихисап бүләкләр әзерләдек. Алар арасында “Йоматау” шифаханәсенә юллама һәм телевизор да бар. Әйткәндәй, аның иясен без 29 июнь көнне 12.00 сәгатьтә билгеләячәкбез.
Ә җомга, 29 июньдә, 17.00 сәгатьтә Кырмыскалы авы­лының Мәктәпара уку комбинаты автодромында “Бә­хетле авто” акциясендә катнашучылар арасында бүләк­ләр уйнатылачак. Моның өчен гәзиткә язылып, махсус наклейка ябыштырылган автомобильдә килү мөһим. Бүләкләр дә шәп: автокомпрессорлар, автомобильчеләр җыелмасы уйнатыла.
Кадерле дуслар! Матбугат кампаниясе тәмамланып килә, ләкин безнең конкурслар дәвам итә. Бәхетегезне сынап карыйсыгыз килә икән, безнең басмага язылып, квитанциянең күчермәсен район гәзите редакциясенә (Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7) җибәрергә генә кирәк.
“Үзән” (00061) гәзитенә 6 айга язылу – 835 сум, 26 тиен, “Кармаскалинская новь” (индексы 50717) һәм “Даирә” (00061) гәзитләренә язылу 841 сум 26 тиен тәшкил итә. Моңардан тыш, татар телен­дәге гәзитнең (индексы 00601) җомга көнне чыккан санын ярты елга яздырганда, ул сезгә 603 сум 18 тиенгә төшәчәк.
Читайте нас: