Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
17 июль 2018, 14:31

“Гәзиткә язылдым да телевизор оттым!”

Агымдагы елның икенче яртысына язылучылар арасында күренекле якташыбыз – шагыйрь, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагуловтан телевизор уйнатылуы һәм аңа Сахай авылыннан Сәгыйдә апа Фатыйхова ия булуы турында хәбәр иткән идек инде. Шул көннәрдә без аңа телевизорны йортына илтеп бирдек.

- Шундый бүләк отуыма башта ышанмый тордым. Югыйсә, район гәзитен хәзер ничә дистә еллар алдырамдыр - төгәл генә әйтә дә алмыйм. Кызыл Көч, Олыкүл авылларында яшә­гәндә дә язылдык, хәзер Сахайда гомер итүемә дә 50 ел тирәсе. Шул вакыт эчендә аннан аерылган булмады. Бу юлы бәхетемне тагын бер сынап карар өчен генә квитанциянең күчер­мәсен хат белән редакциягә җи­бәрдем. Ә лотерея уенында беренче тапкыр гына уңыш елмаймый – бу яклап бәхетем бар минем. Элек тә лотерея билетлары сатып алып, эре суммалар откан булгалады, - диде Сәгыйдә Мәҗит кызы, шатлыгы белән уртаклашып.
Гомере буе колхозда эшләп, 43 ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыккан ветеран бу бүләккә һичшиксез лаек кеше. Бүген ул ике улының, килен­нәренең һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, үзе дә аларга ярдәм итеп күркәм гомер кичерә. Бер генә минут та тик утырырга яратмаганы, уңган, егәрле булуы күренеп тора Сәгыйдә апаның. Шул ук вакытта бик күп гәзит-журналлар алдыра, ә республика һәм ил хәбәрләрен хәзер ул яңа телевизордан караячак.
- Районыбыз тормышы белән кызыксынмый ничек яшәргә мөмкин?! Исәнлегем булганда, район гәзитеннән аерылмаячакмын, - дип Сәгыйдә апа безне изге теләкләрен теләп озата чыкты.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: