Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
20 июль 2018, 11:48

“Район гәзите хыялымны тормышка ашырды”

Район гәзитләре редакциясендә гәзиткә укучылар арасында бүләкләр уйнату изге йолага әверелде.

Моның өчен район гәзитләренең берсенә алты айдан ким булмаган вакытка язылып, квитанциянең күчермәсен редакциягә җибәрергә генә кирәк. Агымдагы елның икенче яртысына язылып, 40тан артык кеше истәлекле бүләккә ия булды.
Үткән сишәмбе көнне гәзитнең төп бүләге “Йоматау” шифаханәсенә юллама уйнатылды. Лототронга барлык квитан­цияләрнең күчермәләре салынды һәм яхшылап әйләндерелде. Ниһаять, бәхетле бүләкнең иясе билгеле булды. Ул - район мәгариф бүлеге методисты Н.Ф.Әми­нева.
- Район гәзитен 10 елдан артык алдырам. Шуны да билгеләп үтәр идем, соңгы вакытта гәзитнең йөзе сизелерлек яхшырды. Мин бигрәк тә “Сорау – җавап” битен, хезмәт алдынгылары, үр­нәкле гаиләләр турында мәкаләләр, файдалы киңәшләрне яратып укыйм. Киләчәктә дә гәзит битләрендә күре­некле якташларыбыз, заман яшьләре, үсмерләр тормышы турында күбрәк материаллар күрәсе килә.
Шифаханәгә юллама отуымны ишет­кәч, тәүдә ышанмыйча тордым, шаярталардыр, дип уйладым. Ләкин соңыннан редакциядә үткәрелгән онлайн-трансляцияне күреп, дусларым, туганнарым шалтыратып котлый башлагач, ышандым. Минем шатлыгымның чиге булмады! Район гәзите минем хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте! – ди Нурия Флюр кызы, ихлас куанып.
Хөрмәтле гәзит укучылар, 2019 елның тәүге яртыеллыгына язылу башланды һәм ул 31 августка кадәр дәвам итә. Бу чорда яраткан гәзитегезгә хәзерге хаклар буенча языла аласыз. Сездән квитанция күчермәләрен көтеп калабыз. Алда сезне тагы да яхшырак бүләкләр көтә.
Светлана Карпова.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: