Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
12 октябрь 2018, 14:12

“Район гәзитен балачактан укыйм”

5 октябрьдә Кырмыскалы почтамты бинасында Матбугатка язылучылар көне үткәрелде. Бу көнне теләге булган һәр кеше күңеленә хуш килгән басмага түбән хак белән языла алды. Ә район гәзитенә квитанция тутыручылар өчен редакция дә бүләк әзерләде. Район гәзитенә тәүгеләрдән булып Кырмыскалы авылында яшәүче Валерий Чугункин язылды.

- Район гәзитен балачактан яратып укыйм. Анда районның үрнәкле кешеләре турында байтак мәкаләләр басыла. Аларның тормышы белән танышу аеруча кызыклы миңа. Читтә яшәгәннән соң, 1999 елда Кырмыскалыга әйләнеп кайттым һәм янә район басмасын алдыра башладым, - ди Валерий Семенович.
Махсус өстәл янында матбугат бүлегенең өлкән инструкторы Дарья Иванова: Гәзиткә язылучылар көне һәрвакыт бәйрәмчә шартларда күңелле үтә, дип белдерде. Гәзитләрне даими алдыручылар бу акция турында алдан ук беләләр һәм аны түземсезләнеп көтеп торалар. Чөнки бу көнне район гәзитләре редакциясе - бүләкләр, ә почтамт бушлай гәзит һәм журналлар тарата.
Моңардан тыш, 14 октябрьгә кадәр язылган очракта акчаны янга калдырырга да мөмкин. Матбугат декадасы чикләрендә Русия почтасында күп кенә басмаларга хаклар түбән була. Шулай, бу чорда “Үзән” гәзитенә 795 сум 00 тиенгә, “Кармаскалинская новь” гәзитенә 801 сум 06 тиенгә языла аласыз.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: