Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
30 ноябрь 2018, 12:08

Бүләкләр сезне көтә!

“Атна саен бүләк!” акциясе чикләрендә, район гәзитләре редакциясендә 2019 елның тәүге яртыеллыгына язылучылар арасында чираттагы тапкыр бүләкләр уйнатылды.

Кырмыскалы балалар бакчасы тәрбиячесе Э.Сәйфуллина: “Гәзиткә язылучылар арасында бүләк отуым турында минем төркемгә йөрүче балаларның әти-әниләре әйтте”.
Кырмыскалы балалар бакчасы тәрбиячесе Э.Сәйфуллина: “Гәзиткә язылучылар арасында бүләк отуым турында минем төркемгә йөрүче балаларның әти-әниләре әйтте”.
Бу юлы Кырмыскалы авылыннан Г.Хәйретдинова, Г.Гәрәева, А.Каһирова, Л.Вәлиева, Малай авылыннан Х.Кодакаева, Колыш авылыннан З.Маннапова, Алайгыр авылыннан А.Ирмәкова, Иске Муса авылыннан Д.Гобәйдуллина, Иске Бәбеч авылыннан Л.Абнасыйрова һәм Карлыман авылыннан Ф.Ибраһимова “Атна саен бүләк” акциясендә җиңеп чыкты. Алар кер үтүкләү тактасы, савыт-саба, плед, су фильтры һәм яшелчә турый торган пычак кебек бүләкләргә ия булды.
Хәтерегезгә төшерәбез, бүләк уйнату барышын социаль челтәрдә безнең төркемдә карарга мөмкин.
Кадерле гәзит укучылар, сезнең барыгызны да акциядә катнашырга чакы­рабыз. Моның өчен 2019 елның тәүге яртыеллыгына язылып, квитанциянең күчермәсен редакциягә китерергә генә кирәк. Без атна саен бүләкләр уйнатабыз. Аларга өстәп безнең иганәчеләр дә үзләренең бүләкләрен тәкъдим итәләр. Шулай, “Сестрица” компаниясе егерме литрлы биш су баллоны китерде. Ә 7 декабрьдә - Кырмыскалы авылына нигез салуга 260 ел тулу уңаеннан район Мәдәният сараенда гәзиткә язылучылар арасында төп бүләк – ике велосипед уйнатылачак. Хәтерегезгә төшерәбез, Русия почтасы 2018 елның 3 декабрен­нән 13енә кадәр 2019 елның тәүге яртыеллыгына язылучылар арасында Бөтенрусия матбугат декадасы үткәрә.
Бу чорда Русия почтасы нәшрият ташламаларына өстәп федераль басмаларга – 10 процент, төбәк һәм урындагы киң мәгълүмат чаралары өчен 15 процентка кадәр хакны төшерә.
Читайте нас: