Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
18 декабрь 2018, 16:26

Телевизор отасыгыз киләме? “Үзән”гә язылыгыз!

Кырмыскалы авылының юбилеен бәйрәм иткән көнне район Мәдәният сарае фойесында 2019 елның тәүге яртыеллыгына язылучылар арасында ике велосипед уйналды. Мондый зур бүләкләргә Түбәнге Төкен авылыннан Зилә Галиева һәм Сары-Саз авылыннан Наил Гарипов ия булды.

Наил Зәйнулла улы 20 елга якын Русия Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. Элекке полиция хезмәткәре белдерүенчә, район гәзитен ул байтак еллар алдыра. Бу юлы ул яраткан басмасына 1 елга язылып, квитан­циянең күчермәсен редакциягә җибәргән.

- Мондый бәхет елмаюына тәүдә ышанмый тордым. Хәзер спорт белән актив шөгыльләнә - велосипедта йөри башларга исәп, - ди Наил Гарипов, шатлыгы белән уртаклашып.

Бу көнне шулай ук “Атна саен бүләк” акциясе чикләрендә Кырмыскалы авылыннан Р.Хәсәнова, З.Бәхтиярова, Л.Вахитова, Г.Тимергазина, А.Хәкимов, Прибельский авылыннан Д.Усманова, Иске Бәбеч авылыннан Ю.Дилмөхәммәтов, Яңа Бәбеч авылыннан Р.Мөхәммәтколова, Карлыманбаш авылыннан Г.Сәетколова һәм Карлыман авылыннан З.Ибраһимова үлчәү, су фильтры, инструментлар җыемы кебек бүләкләр алды.

Хөрмәтле гәзит укучылар! Матбугат компаниясе дәвам итә. Яраткан басмагызга 1 елга язылып, төп бүләк – телевизор оту мөмкинлеге барлыгын онытмагыз.

“Кармаскалинская новь” (индексы 50717) һәм “Даирә” (00060) гәзитләренә 6 айга язы­лу – 890 сум 10 тиен, “Үзән” гәзитенә (индексы 00061) – 884 сум 10 тиен тәшкил итә. Шу­лай ук татар телендә нәшер ителгән гәзиткә бер елга язылып куярга теләсәгез, ул сезгә 1618 сум 75 тиенгә төшәчәк.
Читайте нас: