Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
1 февраль 2019, 11:30

Гәзит – үзе бер дигән бүләк!

Хөрмәтле гәзит укучылар! Алдан вәгъдә итүебезчә, 2019 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында чираттагы тапкыр бүләкләр уйнатылды.

“Үзән” гәзитен даими алдыручылардан квитанцияләрнең күчермәләре бик күп килде. Бу, әлбәттә, сөенечле хәл. Димәк, сез безнең белән. Гәзитне укып барасыз һәм андагы бер мәгълүматны да игътибардан читтә калдырмыйсыз. Бу юлы әллә ни кыйммәт булмаган, ләкин чын күңелдән бирелгән бүләкләргә Кырмыскалы авылыннан Людмила Вахитова, Яңа Кыешкыдан Рәшидә Гомәрова, Сарт-Науруздан – Газимә Абдуллина, Арсланнан – Рәдиф Гыйззәтуллин, Таусеңердән Рәфис Әминев, Илтуганнан Гөлйөзем Фәхретдинова һәм Иске Шәрәйдән Наҗия Хәсәнова лаек булды. Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм бүләкләр арытыннан көтеп калабыз.
Отмаганнарның да кәефләре төшмәсен, киләсе уенда бәхет сезгә дә елмаер әле. Иң мөһиме, ярты ел дәвамында яраткан басмагыз өегезгә килеп торачак. Һәрвакыт шулай бергә булыйк, дуслар!
Читайте нас: