Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
5 февраль 2019, 11:25

Бәхет сезгә дә елмаер

Узган җомга көнне район гәзите редакциясе тарафыннан Мәктәпара уку комбинаты бинасында автомобильчеләр арасында чираттагы тапкыр бүләкләр уйнатылды.

Уен ике турда үткәрелде: тәүгесендә җиңүчеләр лототрон ярдәмендә билгеләнсә, икенчесендә анда катнашучыларга Юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшереп, имтихан тапшырырга туры килде.
Бу юлы “Бәхетле авто” акциясендә Кырмыскалы авылыннан Фәнис Рәхмәтуллин, Фаяз Суликаев, Альберт Әсәдуллин, Алсу Насыйрова, Карлыманбаш авылыннан Гөлнара Исәнголовага бәхет елмайды. Икенче турда район үзәгеннән Валерий Чугункин, Лариса Кучаева һәм Әхнәф Тимербаев җиңүче дип танылды. Барлык җиңүчеләрне дә ихлас күңелдән котлыйбыз. Мондый акцияләр киләчәктә дә оештырылачак. Район гәзитләренә язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
Светлана Карпова.
Читайте нас: